• 0

Рубрика :Нәсихәт

✅ Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әй, иман китерүчеләр, мал-мөлкәтләрегез һәм балаларыгыз сезне Аллаһыны искә алудан ерагайтмасын. Кемнәр шулай эшләсәләр, алар хәсрәттә булырлар» («Мөнафыйклар» сүрәсе, 9).

Аллаһы Тәгалә кешегә дөньяның бер зиннәте итеп балалар һәм байлык бирә. Әмма, ул нигъмәтләргә бирелеп, аларны бирүче Аллаһыны онытудан кисәтә. Һәр кешедә балалар һәм байлыкка карата мәхәббәт бар, ләкин ул мәхәббәт Аллаһыга булган мәхәббәттән артса, кешегә зур хәсрәт китерә. Дөнья тормышының матурлыкларына алданып, ул матурлыкларны насыйп итүче Раббыны оныту зур гаделсезлек була.

😊Раббыбызны ешрак искә алыйк, хәерле тормышта булыйк.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика