• 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم): “Яхшы эшләрең сине шатландырса вә бозык эшләрең сине кайгыга салса, димәк, син иманлы кеше”, — диде (Имам Әхмәт риваяте).

«Аллаһы Тәгалә риза була торган эшләр өчен шатлану вә Ул сөйми торган нәрсәләр сәбәпле кайгыру вә үкенү, әлбәттә, иманлы булуның галәмәтедер. Чөнки иманы булмаган кеше каршында изгелек белән явызлык арасында күп аерма булмас. Иманлы кеше өчен үзенең явызлыклары өчен газаплануы вә изгелекләрен фикерләп үзенең киләчәге хакында өмете артуы вә бигрәк тә арттырырга тырышуы табигый эштер».
Риза Фәхретдин. «ҖәвамигульКәлим шәрехе».


Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика