Гыйнвар 2016

“Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтләрегезгә һәм малларыгызга түгел, бәлки күңелләрегез һәм гамәлләрегезгә карый”. 📚Сахих Мөслим: 2 к, 290 б. 📝 Күңелне һәм гамәлләрне яхшыландырмаган мөддәттә сурәтләр никадәр төзек булсын, һәм маллар никадәр күп сарыф ителсен, Аллаһы Тәгалә бу нәрсәләргә рәхмәт каравы белән карамас һәм шул нәрсәләр...

Дәвамын укырга

Унтугызынчы дәрес: Гаиләдә давыл чыкса нишләргә?

✅ Хак булсаң да, юл куярга өйрән. Ир белән хатын бер-берсен бик яратсалар да, холыклар төрле булу сәбәпле низаглар чыкмый тормый. Шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен мин-минеңне җиңеп, бер-береңә юл куя белү, бер-береңнең уй-фикерләрен хөрмәт итү парлар өстендә уртак бурыч булып тора.

Дәвамын укырга

✅ Аллаһы Тәгалә әйтте: “Әй, иман китерүчеләр, мал-мөлкәтләрегез һәм балаларыгыз сезне Аллаһыны искә алудан ерагайтмасын. Кемнәр шулай эшләсәләр, алар хәсрәттә булырлар” (“Мөнафыйклар” сүрәсе, 9). Аллаһы Тәгалә кешегә дөньяның бер зиннәте итеп балалар һәм байлык бирә. Әмма, ул нигъмәтләргә бирелеп, аларны бирүче Аллаһыны онытудан кисәтә. Һәр...

Дәвамын укырга

Кайгырма.

  Һәр төшенкелеккә бирелүчегә… Һәр кайгы кичерүчегә… Һәр фәкыйрьгә…. Һәр авыруга… Һәр сыналучыга… Кадерле туганым. Чын йөрәктән сиңа күркәм сүзләремне юллыйм. Бәлки Аллаһ синең кайгыңны җиңеләйтер, борчулы хисләреңне таратыр. Авырлыктан соң җиңеллек, җан азаларыннан соң юаныч, куркудан соң иминлек бирер. Ул Ишетүче һәм догаларга Җавап...

Дәвамын укырга

📌 Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم): “Әгәр бер кешедән аның әшәкелеге сәбәпле башка кешеләр ерагайсалар, ул Аллаһ каршында(кыямәт көнендә) иң яман урынны алыр”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Холыкларыбыз күркәм, атналарыбыз хәерле булсын.

Дәвамын укырга

 Унсигезенче дәрес:  Гаиләдә җил-давыллар чыкса нишләргә?

Гаилә дигәч, гадәттә кешеләр мәхәббәт, ярату хисләрен күз алларына китерәләр. Әмма, яши башлагач, гаиләдә бер-береңне ярату гына түгел, еш кына бер-береңә сабыр итәргә дә туры килә икән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, кайвакыт каршылыклар тумый тормый. Шайтан...

Дәвамын укырга

Горур атлый татар кызы…

Һәркөн иртә белән, өеннән чыкканчы, ул, көзге янына килеп, үзенең, кыяфәтенә күз сала. Ләкин киеме соңгы көн модасына туры килә микән дип түгел, бәлки Аллаһы биргән зәвыклыгын чит күзләрдән яшерү нияте белән. Көннең эсселегенә карамый, ул озын күлмәген кия, башына яулыгын яба, чәчләрен җентекләп яшерә...

Дәвамын укырга

Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم): “Яхшы эшләрең сине шатландырса вә бозык эшләрең сине кайгыга салса, димәк, син иманлы кеше”, – диде (Имам Әхмәт риваяте). “Аллаһы Тәгалә риза була торган эшләр өчен шатлану вә Ул сөйми торган нәрсәләр сәбәпле кайгыру вә үкенү, әлбәттә, иманлы булуның галәмәтедер....

Дәвамын укырга

Нәрсә ул: гыйбадәт һәм ширек?

Нәрсә ул гыйбадәт? Гыйбадәтне бер сүз белән әйтсәк, аның мәгънәсе «коллык». Әгәр дә киңәйтебрәк әйтер булсак: «Гыйбадәт – кешенең эчендәге һәм тышындагы Аллаһы Тәгалә сөйгән һәм разый булган гамәлләр». «Ә ничек соң без аның гыйбадәт икәнлеген белдек?» – дип сорар булсагыз, без аларны Аллаһның Коръәненә...

Дәвамын укырга

Риядан сак бул!

   “Ул көнне кешегә байлыгы да балалары да файда бирмәс. Мәгәр Аллаһка сәләмәт йөрәк белән килсә генә файда булыр.” (Шүгәрә сүрәсе 88-89 аятләр)        “Тәндә бер әгъза бар.  Әгәр ул сәләмәт булса, бөтен тән сәләмәт була. Әгәр ул бозылса, бөтен тән бозыла. Ул әгъза –...

Дәвамын укырга