Унбишенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте(ахыры).

  • 0

Унбишенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте(ахыры).

9.  Хатын-кызның айлык күрем вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрам булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, — дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз  арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә килегез. Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнеүчеләрне сөя”, — диде (“Бәкара”, 222).

Ләкин, хатын-кызның җенес әгъзасына тимәгәндә, хатынны ярату, кочаклау, үбү, аның янәшәсенә яту кебек нәрсәләр тыелмый. Пәйгамбәрнең хәләле Гаишә: “Пәйгамбәребез миңа күрем вакытында бил өстенә чүпрәк каплатып, яныма ята иде”, — диде (Бохари, Мөслим җыентыклары).

Элек кайбер халыкларда шундый гадәт булган, хатын-кызның күрем вакытында аның белән бер өйдә яшәмәгәннәр, бер табынга утырмаганнар. Хатын-кызга вакытлыча әти-әнисе янына да кайтып торырга туры килгән. Әлбәттә, аларны кимсетү була, шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Бу алар өчен авыр вакыт”, — диде.

Пәйгамбәребез күремле хатын-кыздан чиркану мөселманнарда да булмасын өчен Гаишәнең күреме вакытында аның белән бер табыннан ашаган. Алай гына да түгел, Гаишә эчкән савыттан – аның ирене тигән урыннан эчкән, итне дә Гаишә капкан җиреннән, аның авызы тигән урыннан капкан. Сиңа хезмәт итүче, сиңа балалар тудырып, аларны тәрбия кылучы заттан чиркану зур рәхмәтсезлек була.

10.   Әгәр ир белән хатын бала тууын теләмәсәләр(сәбәпләре төрле булырга мөмкин), ир кешегә җенси мөнәсәбәтне өзәргә, яки сакланырга ярый. Ләкин, сакланган очракта хатынның да ризалыгы кирәк, чөнки аның да бала табарга хакы бар.

Җәбир ибн Габдуллаһ: “Без пәйгамбәр вакытында җенси мөнәсәбәтне өзә идек. Бу хәбәр пәйгамбәребезгә барып иреште һәм ул безне бу нәрсәдән тыймады”, — диде (Бохари. Мөслим риваятьләре).

Шулай да, мөселман гаиләләре күбрәк балалар тудырып, аларны үстереп, үзләреннән соң зур һәм хәерле нәсел калдырырга тырышырга тиешләр.

11.  Иргә дә, хатынга да гаилә эчендәге, бигрәк тә җенси мөнәсәбәт белән бәйле  серләрен башкаларга сөйләү катгый рәвештә тыела.

Пәйгамбәребез: “Хатыны белән ялгызын булып, соңыннан аның серләрен башкаларга сөйләүче ир – Аллаһ каршында иң яман ирләрнең берсе булыр”, — диде (Мөслим риваяте).

Ир белән хатынның бер-берсен җенси яктан канәгатьләндерергә тырышулары бер-берсенә булган бүләк түгел, бәлки изге бурычлары булып тора.

Пәйгамбәребез: “Әгәр ир хатынын ятакка чакырып, хатыны килмәсә һәм ире аңа ачулы булып йокласа, фәрештәләр иртәнгә кадәр ул хатынны каргап торырлар”, — диде(Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Хатынның иренең чакыруыннан баш тартырга хакы юк, әгәр гозере булмаса(күрем вакыты, авыру).

Ләкин, кәефе юклыгы, бераз арып китүе сәбәп булмый. Мәсәлән, ир дә гаилә хуҗасы буларак, гаиләсенә ризык, акча эзләргә, хезмәт итәргә бурычлы. Ул: “Минем кәефем юк”, — дип кенә гаиләсен ашатудан, тәрбия кылудан баш тарта алмый. Шуның кебек  хатын-кыз да әлеге вазыйфасына җаваплы карарга һәм иренең ачулы рәвештә йокларга ятуыннан сакланырга тиеш. Шушы хикмәт белән хатын-кызга иренең рөхсәтеннән башка нәфел уразасы да тотарга ярамый.

Иргә дә хатынының хәҗәтенә күрә, кодрәтеннән килгәнчә, аның шәһватен канәгатьләндерү вәҗип-тиешле булып тора.

Ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы гаиләнең ныклыгына, йөрәкләрдәге мәхәббәтнең артуына сәбәп булса, җенси мөнәсәбәтләрдәге проблемалар еш кына гаиләләрнең таркалуына китерә.

Ислам дине – яшәү рәвеше, шуңа күрә, ул мәчет-мәдрәсәләр белән генә чикләнмичә, мөселманның һәр эше дин кануннары буенча булырга тиеш.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән:

     “Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез”.

     (Тәбарәни риваяте).

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика