Ундүртенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте.

  • 0

Ундүртенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте.

Аллаһының никах аша ир һәм хатынга биргән зур нигъмәте – җенси мөнәсәбәт. Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле бер тәртибе, үз кагыйдәләре бар.

Тиешле әдәп, изге ният, махсус догасы белән кылынган якынлык гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Сезнең җенси мөнәсәбәтегез дә сәдака”, — диде. Кешеләр: “Аллаһының илчесе, шәһвәтебезне канәгатьләндереп тә әҗер-савап алабыз мени?” – дип сорадылар. Пәйгамбәр: “Әгәр берегез җенес әгъзасын хәрам юлда кулланса, моның өчен гөнаһ булырмы? Нәкъ шулай ук, хәләл юлда кулланса, әҗер-савап алыр”, — диде (Мөслим риваяте).

Хәләл җефетләрнең якынлык кылулары сәламәтлеккә файда бирә, күзләрне төшерергә (читләргә карамаска), гыйффәтлелекне сакларга ярдәм итә, шәһвәт утларын сүндерә, күңелләрне күтәрә, мәхәббәтне арттыра, кешегә ләззәт һәм рәхәтлек бирә, балалар тууга, нәселне арттыруга сәбәп була.

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Бу дөньягыздан минем өчен иң яратканым: хатын-кызлар һәм исле май булды”, — диде (Имам Әхмәт, ән-Нәсәи риваяте).

Якынлык кылу әдәпләре:

✅  Изге ният. Югарыда искә алынган хәдистән аңлашылганча, ир белән хатынның бер-берсен яратулары, җенси мәнәсәбәтләре изге эш санала, шуңа күрә икесенең дә ниятләре зинадан саклану булса, фәрештәләр савап яза.

✅  Җенси мөнәсәбәт үзара хөрмәт итүгә нигезләнсен, тизрәк шәһватеңне сүндерү генә булмасын. Шуңа күрә пәйгамбәребез якынлык кылганда бер-береңне назлау, уйнау, үбешү кебек бер-береңне уята, шәһвәтне күтәрә торган нәрсәләргә чакырды.

✅  Җенси мөнәсәбәт алдыннан махсус доганы уку сөннәт булып тора: Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда “Бисмилләһи, Әллааһүмма җәннибнә-ш-шәйтаанә вә җәнниби-ш-шәйтаанә мәә разәкътәнә”, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас”, — диде (Бохари риваяте).
Доганың тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла”.

✅  Җенси мөнәсәбәтне алдан да, арттан да кылырга мөмкин, ләкин хатын-кызның җенси әгъзасына гына.

Җәбир ибн Габдуллаһ әйтә: “Яһүтләр: “Ир хатынына арттан килсә, аның баласы кылый күзле була”, — диделәр, шулвакыт, Аллаһ Коръәндә аять иңдерде: “Хатыннарыгыз сезнең өчен чәчүлек, чәчүлеккә кайдан теләсәгез, шуннан килегез” (Бәкара, 223). Пәйгамбәребез: “Алдан да, арттан да, ләкин җенси әгъзага гына”, — диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).

✅  Хатын-кызның арткы юлыннан якынлык кылу катгый рәвештә тыела, хәрам санала.

Пәйгамбәребез: “Хатын-кыз белән арткы юлдан кушылган иргә Аллаһының каргышы төшә”, — диде (Ибн Гадий риваяте).

✅  Ир кеше бер мәртәбә җенси мөнәсәбәт кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, аның өчен тәһарәт алу киңәш ителә.

Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, арасында тәһарәт алсын, бу аңа көч өстәр”, — диде (Мөслим риваяте).

✅  Якынлык кылу ир белән хатынның госелен боза һәм аларга госел алу (бөтен тәнен юу) мәҗбүри була. Андый кеше җөнеб дип атала. Җөнеб хәлдә намаз уку, Коръән китабын тоту, аятьләрне уку, тәваф кылу, мәчеткә керү тыела.

Ир белән хатын-кызга бер-берсенең гаүрәт урыннарын күрү дә, бергә госел алу да тыелмый.

✅  Госел алырга тиешле кешегә госелен намазга кадәр кичектереп йокларга ятарга ярый. Ләкин, аңа йоклар алдыннан тәһарәт алу киңәш ителә.

Гомәр ибн Хаттаб пәйгамбәребездән: “Кешегә җөнеб хәлдә йокларга ятарга ярыймы?” — дип соргач, ул: “Әйе, әгәр теләсә тәһарәт алсын”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).

Дәвамы киләсе дәрестә…

Йә, Раббым, хатын-кызларга хәерле хатыннар, ирләргә хәерле ирләр булырга насыйп әйлә.


Эзләү

Көн нәсихәте

    «Дөреслектә, кеше тәнендә бер ит кисәге бар. Әгәр ул сәламәт (төзек) булса,   бөтен тән   дә сәламәт (төзек) булыр. Әгәр   дә  ул бозык булса, бөтен тән   дә  яраксызга чыгар. Ул ит кисәге – калеб (йөрәк)»

    (Бухари риваяте).

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика