Әти Әни

  • 0

Әти Әни

Рубрика :Вәгазьләр

Безнең бу якты дөньяга килүебезгә ата-аналар сәбәпче булган. Җил-давылларга тидермичә, ышыклап, авырган вакытларыбыз да төннәрен йокламыйча безне үстергәннәр, кеше итәргә тырышканнар, безнең ата-аналарыбызга карата булган хакларыбыз бик зур, ата-ана хакын түләп бетерергә мөмкин түгел. Без бу якты дөньяда яшәгән вакытта аларның разыйлыгын алырга тиешбез, алар бездән разый булсалар безгә җәннәт, разый булмасалар, утлы упкын, җәһәннәм Аллаһ сакласын. Раббыбыз Аллаһ       Коръән Кәримдә әйтә:

Аллаһ Бер Үзенә генә гыйбадәт кылырга боерды. Башка затларны үзе белән тиң кылмаска кушты, ата-анага яхшылык кылырга өндәде, әгәр аларның берсе яки икесе дә синең алда картайса, аларга “уф” дип тә әйтмә, аларга җикеренмә һәм аларның икесенә дә карата күркәм мөгамәләдә бул.(Исра-23) 

       Әмма ни үкенеч, күпчелек адәм балалары үзләрен тудырып үстереп кеше иткән ата-аналарын рәнҗетәләр, исерек хәлләрендә кайтып ата-анасына кул күтәрәләр, соңгы акчаларын тартып алып тагы шул шәйтан суын эчәләр, баткаклыкка кереп чумганнан чумалар, ә әти кеше белән әни кешенең йөрәге өзгәләнә, ул баласын менә менә шуның өчен үстердеме?

Күпчелек балалар ата-аналарына өйләрендә урын калмагач аларны җиһаз шикелле картлар йортына илтеп тапшыра, мөгаен мондый бәндәләрнең йөрәкләре юктыр, аның урынына анда таштыр. Әллә алар белмиләр микән ата-анасын рәнҗеткән бәндәләргә нинди газап әзерләнгәнен?

Без гомеребез буе ата-аналарыбызга игелек кылсакта, аларның хакларын түләп бетерә алмыйбыз. Алар безнең җәннәтебез, яисә җәһәннәмебез: ягъни әгәр без аларга игелек кылсак аларны хөрмәтләсәк алар бездән разый булалар һәм без Аллаһның җәннәтләренә керәбез, әгәр без каты бәгырьле булсак ата-аналарыбызны рәнҗетсәк аларга ихтирамсыз булсак ул вакытта алар бездән разый булмаслар һәм хур булып җәһәннәмгә ташланачакбыз бит, Аллаһ сакласын.

Без сабый вакытта алар безне тәрбиялиләр, төннәрен йокысыз үткәрәләр, бердә авырсынмыйлар, без үсеп ныгыгач көннәрдән бер  көнне Аллаһ аларның егәрен ала, инде хәзер ата-аналарыбызны без тәрбияләргә тиеш булабыз, ничек алар безне тәрбияләгән булса бездә шулай ук җавап кайтарырга тиеш булабыз. Бер ир кешенең атасы булган, картлык сәбәпле ашаган вакытта ризыкларын чәчкәли торган булган, бу әлбәттә килен кешегә ошамый, ул иренә мөрәҗәгать итеп әйтә: “Әтиең бигерәк карт, ашаганда куллары калтырый, ризыкларын чәчә, әйдә без аны икенче бүлмәгә күчерик булмаса”, — ди. Алар шулай эшлиләрдә, әмма шәйтан гел вәсвәсәләп тора, килен тагы иренә мөрәҗәгать итә: “Әтиең безгә авыр йөк, аның артыннан карап йөреп тәмам арыдым, җыештырыпта туйдым, әйдә без аны куып чыгарыйк”- ди. Шулай итеп мескен әти кешене урамга куалар, улы әтисен жәлләп туңарсың дип, җылы юрган бирә, ә бу вакыйганы кечкенә бала күреп тора: “Әти, ди, — ул тукта, яртысын кисеп ал ул юрганның”. “Нишләп?”,- дип сорый әтисе кечкенә сабыйдан. “Менә тиздән мин үсеп җитәм, сине чыгарып җибәргәндә миндә шулай эшләрмен”, ди сабый.

Мөхтәрәм җәмәгать ата-аналарыбызны рәнҗетсәк, үзебез мәңге игелек күрмиячәкбез, балаларыбыз тарафыннан безгә дә шундый начар караш булачак, берүк ата-аналарыбызга карата дорфа булудан, каты бәгырьле булудан сакланыйк. Ата-аналарыбыз бездән разый булмыйча торып җәннәтнең исендә тоймаячакбыз, Раббым Аллаһ Үзе сакласын.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика