• 0

Рубрика :Нәсихәт

      Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Үзеңә амәнәт итеп тапшырылган нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!”— диде (Тирмизи риваяте).

Әманәт – кешегә ышанып тапшырылган нәрсә һәм һәркем аның өчен җавап тотачак. Кайбер кешеләр әманәткә — сиңа вакытлыча сакларга биреп торылган нәрсә, дип карыйлар. Бу дөрес, әмма әманәт моның белән генә чикләнми. Аллаһ тарафыннан кеше өстенә йөкләнелгән һәр вазыйфа, бурыч әманәт булып тора. Галим өстендә гыйлемен тарату әманәте, патша өстендә халкын кайгырту әманәте… Ата-ана, бала хакы, хатын-ир хаклыры, өлкәннәр хакы…

Кызганыч, ахырзаманга якынайган саен кешеләрдә әманәт-ышанычлылык бетеп бара. Ләкин, бөтен дөньясы ялганчыга әйләнсә дә, иман иясе әманәт юлыннан тайпылырга тиеш түгел. Ялганга ялган белән кайтару дөрес булмас. Пәйгамбәребез  صلى الله عليه وسلم: “Үзеңә хыянәт иткән кешегә дә хыянәт кылма”, — дип кисәтте.

Йә, Раббым, өстебездәге әманәтләрне үтәүдә ярдәм бир, безне хыянәтче булудан һәм хыянәтче дуслардан сакла.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика