БӘХЕТ.         МИНдәме     ДИНдәме

  • 0

БӘХЕТ.         МИНдәме     ДИНдәме

Рубрика :Вәгазьләр

Иртә белән йокыдан торып, тәрәзәдән шәһәргә күз салсаң, кешелек дөньясында зур кырмыска оясындагы кебек хәрәкәт башлана.. Кемдер тукталышта автобус көтә, кемдер төнге сменадан өенә кайта. Балалар сумкаларын асып мәктәпкә баралар. Һәркем хәрәкәттә, һәркем каядыр ашыга. Чыннан да безнең бөтен тормышыбыз каядыр ашыгу. Һәркем каядыр бара, нәрсәгәдер ашкына. Барган юнәлешләре, йөрү тизлекләре ничек кенә төрле булмасын, һәрберсенең максаты бер. Картның да яшьнең дә, байның да факыйрьнең дә, ирнең дә хатын-кызның да, авыруның да сихәт иясенең дә дөньяда бәхетле буласы, имин тормыш кичерәсе килә.

Максатлары бер кебек, ләкин эзләү юллары бик төрле. Һәр эзләгән табамы? Гомере дәверендә ашкынган максатларына ирешә аламы? Кызганыч, ләкин бу сорауга җавапны табу авыр түгел.

Кечкенә сабый аягына басып, беренче адымын ясый. Бакчага йөри, дистә елын мәктәп партасы артында үткәрә, институтка керә, эшкә урнаша, гаилә кора, балалар үстерә… Күпме мәшәкатьләр кичерә, күпме үрләрне яулый… Барысы да шушы максатка ирешү өчен…

Ни сәбәпле,  күпчелек бөтен гомерен, бар көчен биреп тә, максатына ирешә алмый? Әллә ул “бәхет” төшенчәсен аңлап бетермиме, әллә аны дөрес җирдән эзләмиме?

Җирдә яшәгән һәркемнең тормышында маягы бар. Ул маякны кеше үзе сайлый һәм маяксыз кеше булмый. Ул юнәлешне күрсәтә, максатка ирешү-ирешмәү дә нәкъ шул маяктан тора.

Күп кенә кешеләр тормышта үзләренең акыл-интеллект кебек нәрсәләренә таянырга тырышалар.  Моны беренче маяк дип атыйк. Икенче бер төркем үз тормышларын бер төрле агымга куеп, ни рәвеш тормыш итүе хакында артык уйланырга ашыкмыйлар. Андыйларның маягы – нәфес, шәһвәт,  гади итеп әйткәндә “Мин” дип атала. Ягъни, һәр кешенең эчендә үз “мине” утыра, “Мин” кайда кушса шунда бара. Әлбәттә, ике маяк бер-берсенә каршы килә, чөнки бер казанга ике баш сыймый. Ни кызганыч, бу очракта без күпме җан ияләреннән кешене өстен кылучы зирәк акылның “Мингә” каршы килә алмавын күрәбез. Чөнки, бик күпләр сайлаган тормыш юлларында бераз туктап, артларына борылып акыллары белән фикерләп карасалар, дөрес юлда түгеллекләрен аңларлар иде. Ләкин “Мин” артка каратмый, акылны фикерләтми… “Акыл да тик ятмый, гел уйлый бит,” — диярсез?  Акыл уйлый, ләкин “генераль директорны” үтә алмый. Маяк бәхет юлын күрсәтә, “әнә ул, теге тау башында” – дип, акыл исә “ничек ул тауга менәргә микән” – дип фикер йөртә. Ләкин тауның шунысына менәргәме, яки менү кирәкме соң? — дигән сораулар туа алмый. Шулай итеп “Мин” каршында хәтта акыл да көчсез кала. Күпләрнең маягы булган “Мин” янына икенче бер маякны куик: “Дин”. Әйе, Аллаһ Тәгалә үзенең бәндәләренә бәхетле булу өчен ныклы бер маяк дин бирде. Дин — ул маяк, һәм бердәнбер “Мингә” каршы торырлык кодрәт. Халкыбызның йөздән туксан бише Аллаһның барлыгына инана кебек, акрынлап нигъмәтләрен дә танырга тырыша. Ләкин кеше нәрсә эшли, Аллаһның бар нигъмәтләрен дә колачы җиткәнчә ала, берсеннән дә баш тартмый, тормыш маягына килгәндә: “Раббым, шөкер Сиңа, нигъмәтләрең өчен, ләкин, мин үземчә яшим, ничек яхшырак яшисен үзем беләм”, — дип, һаман “Мин” нең астыннан чыга алмый.

Аллаһның динен тотсаң малың кимер…

Тормышыңның яме калмас…

Дусларың ташлар…

Эшеңнән куарлар… һ.б…

Адәм баласының “мине” күрсәткән юл белән бервакыт та бәхетле буласы юк.  Шушы агымнан тукталып, үткәннәргә күз салсак, бераз фикер йөртеп карасак, күбебезнең бу тормышы  сахрада адашкан бер кешене хәтерләтә. Ризыгы юк, суы беткән, кояш һич кызганмый яндыра, юлчы тәмам хәлсезләнеп, инде тәмам шуышып бара… Аңа бер йотым судан башка һичнәрсә кирәкми. Кинәт чүл уртасында бер сулык күренә. Бар көчләре белән шунда юнәлә. Көч-хәл белән килеп җитсә, су юк, мираж-рәшә… Әмма су ерактарак күренә.  Янә китә, барып җитә, ләкин анда да ком, су тагы да ерак икән. Шулай итеп суын эзләп бичара һәлак була…   Күпме кешеләр “Мин” нәре күрсәткән “суларны” эзләп, күпме авырлыкларны җиңәләр, күпме үрләрне яулыйлар, “килеп җитәм, бәхетемне табам”,- дип өметләнә,  ләкин ни күрә бәхет бу тауда түгел икән… Ләкин, “мин” кайгырырга вакыт бирми: “Борчылма, әнә бит тагын бер тау, анда бәхетне күрмисең мени, тизрәк, ашык шунда”, — дия. Шул таулар арасында күпме кешеләр максатларын таба алмый һәлак була.

Элек-электән, кешеләр бәхетне нәрсәнедә булса арттыруда табарга тырышканнар. Җир өстенә килгән илчеләр халыкларны шушы яман авырудан һәрдаим кисәтеп торганнар.

Арттыра кеше, һич туктый алмый. Йортын күтәрсә болытка җитсен, машина алса андый һичкемдә булмасын. Бу бәхетне безгә “Мин” вәгъдә итә, ләкин пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم )моның ялган бәхет икәнен әйтә. “Кешенең байлык һәм шөһрәткә булган хирыслыгының  дине-иманы өчен зарары, сарыклар янына җибәрелгән ач бүреләрдән дә куркыныч”(Сахих хәдис).

Байлык чире. Ислам дине бай булуны тыймый, ләкин тормыш рәвеше байлык туплау булырга тиеш түгел. Акчаның урыны кесәдә, иманныкы йөрәктә. Кайвакыт кешенең акчасы кесәсенә дә керерегә өлгерми, туры йөрәгенә үрмәли. Байлык төсе аның өчен иң күркәм, акча тавышы иң моңлы, мөлкәт аны исерткән, күңеленә зур бик салган. Аллаһка иманы булмаган кеше ул исереклектән һич котыла алмый. Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم ): “Һәр өммәтнең алдана торган нәрсәсе бар, бу өммәтнең алдануы — байлыктадыр”, -диде(Сахих).

Күпмеләр шушы нәрсә белән алданалар. Җир өстендә күпме кан коела, күпме дуслар дошман була, туганлык җепләре өзелә… Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم ): “Сезгә кадәр яшәгән кешеләрне алтын һәм көмеш акчалар гына һәлак итте, алар сезне дә юк итәләр”, — диде(Сахих).

Әй Газиз кардәшем, байлык туплап кына бәхетне табармын дип ялгышма, күпләр аны тапты инде, ләкин бәхет алардан тагын да ерак китте. Андыйларга Җир шарының яртысын кисеп бирсәң, иң беренче соравы: “Ә икенче яртысы кемгә?” – булыр иде.

Күпмеләр гомер буе кеше өчен байлык җыя? Җыйганнарын да кеше өчен саклый. Гомере буе мал җыеп, зур дәрәҗәләргә ирешкән бер абзыйны яшьтәше намазга дәшә, ул исә: “Ярый ла син кызларыңны кияүгә бирдең, минем улымны өйләндерәсем, аңа йорт күтәресем бар”, -дип чираттагы аклануын таба. Күп тә үтми, газиз улына нәрсәдер ясап йөргәндә абзыйга әҗәл фәрештәсе килә. Атаны өчәүләп озаталар – байлыгы, гаиләсе һәм гамәле. Байлыгы һәм гаиләсе кире кайта, гамәле үзе белән кала, ләкин … Исән вакыттта шулар өчен изге гамәлен кылырга вакыт тапмады,  нәтиҗәдә шул гамәлсезлеге белән кечкенә йортында ялгызын калды. Башкалар байлыгында йөзә, ул кабердә аның өчен җавап тота.

Булган малың бәрәкәтле булсын. Кесәң калынайган саен, күңелен тараймасын. Мөлкәте киң бай түгел, күңеле киң байдыр. Күңел канәгатьлеге, җан тынычлыгы. Бу нәрсәләрне бөтен дөньяның мөлкәтенә дә сатып ала алмыйсың.  Бар галәмгә бәхет-сәгадәт юлын яктыртып торучы маяктан ерагаеп, кешелек бәхет дигән нәрсәне бервакытта да тапмас. Бәхет – киелеп тузган киемдә, ашалып нәҗескә әйләнгән тәм-томда түгел. Бәхет — Раббыңның  хак юлында изгелек кылып, дөньяда җан тынычлыгын табып,  ахыйрәттә булачак мәнгелек бәхеткә ирешүдә.

Тормыш юлларын Аллаһы биргән маяк белән алып баручыларга бәхет-сәгадәтне Аллаһ Үзе вәгъдә итә: “Ә кем, Мин күрсәткән туры юлга иярсә,  ул һич адашмас һәм бәхетсез булмас. Кем Мин биргән юлдан йөз чөерсә, аны тар тереклек, авыр тормыш көтә…”  (Таһә сүрәсе 123,124) 

 


Яндекс.Метрика