• 0

Рубрика :Нәсихәт

Сөекле пәйгамбәребез( صلى الله عليه وسلم)  безне телләребезне сакларга чакырды. Тел – кешедә булган иң куркыныч әгъзаларның берседер. Пәйгамбәребез: “Адәм баласы иртәнгә ирешсә, тәненең бар әгъзалары да телне шелтәләргә тотыналар: “Аллаһыдан курык, без бит сиңа бәйләнгәнбез. Әгәр син туры юлдан барсаң, без дә барабыз. Син тайпылсаң, без дә тайпылабыз”, — диде (Әхмәт һәм Тирмизи риваятьләре).

Авыз эчендәге сүзгә кеше үзе хуҗа булса, авыздын чыккан сүз кешегә хуҗа була. Шуңа күрә, пәйгамбәр: “Бүген сөйләгән сүзең, иртәгәсе көнеңдә үкенерлек булмасын”, — диде. Ягъни, кайвакыт, сүзеңне бик әйтәсең килсә дә, ашыкма, сабыр бул, һәр сүзеңне уйлап, үлчәп сөйлә. Авыздан чыгасы сүзеңә син хуҗа, теләсәң чыгарасың, теләсәң юк. Әмма, авызыңнан чыгып очканына ничек кенә тырышсаң да, хуҗа була алмассың. Ул сиңа хуҗа була һәм синең белән идарә итә. Яки сине күтәрә, яки юкка чыгара.

Сөекле пәйгамбәребез Мөгазь исемле сәхабәсенә вәсыятьләр биргәннән соң: “Сиңа шушы сүзләрнең иң мөһимен әйтимме?” – диде. Мөгазь: “Әлбәттә, Аллаһының пәйгамбәре”, — диде. Пәйгамбәр теленә күрсәтеп: “Менә шушы нәрсәңне тый”, — диде. Мөгазь: “Аллаһының пәйгамбәре, безне сөйләгән сүзләребез өчен дә җавапка тартырлар мени?” – дип гаҗәпләнде. Пәйгамбәр: “Әй, Мөгазь, кешеләрне йөзтүбән утка шул телләре сөйләгәннәре өчен атырлар инде”, — дип җавап бирде (Әхмәт, Тирмизи).

Һәр иман иясе үзенең әйтәсе сүзләре турында фикерләргә тиеш: хәерле булса әйтсен, хәерсез булса тыелсын. Пәйгамбәребез: “Кем Аллаһыга һәм ахыйрәт көненә иман китерде, ул хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен”, — диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Күпме кешеләр үзләренең уйламыйча, ашыгып, ачуга бирелеп әйткән сүзләре өчен гомерләре буе үкенәләр. Ярый ла, үкенече дөньяда калса, ә күпме сүзләр өчен кыямәттә үкенергә туры килә.

🙏Раббым изге эшләр, хәерле сүзләр бирсен.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика