архивы по месяцам: Декабрь 2015

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Дустыңны яратканда сак бул, бәлки беркөн ул сиңа дошман булыр, дошманыңны дошман күргәндә дә сак бул, бәлки беркөн ул сиңа дус булыр”, — диде

(Тирмизи риваяте).

“Бу хәдистән максат — чиктән ашу ярамый. Дусларның дошман булып китүләре вә дошманнарның дус булулары бик мөмкин. Дус вакытта чамадан чыгып та, сакларга тиешле булган серләрнең бөтенесе сөйләнелсә, дошман булганыннан соң зарар тияргә вә үкенечле булырга мөмкин”. Р.Фәхретдин.

Раббым сезгә хәерле тормышлар бирсен😊


  • 0

  • 0

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Ләззәтләрне өзүчене(үлемне) күбрәк искә алыгыз!” — диде (ӘнНәсәи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).

“Үлемне онытмау вә искә төшереп тору сәбәпле тормышы тар адәмнәрнең теләкләре азаер вә дөнья өчен кимсенми, бәлки барына канәгать итә башларлар. Ә дөньялары иркен вә бай адәмнәрнең горурлыклары бетәр вә инсафка кайтырлар”. Риза Фәхретдин. “Җәвамигуль Кәлим шәрехе”, 1916 ел.

Раббым булган гомерләребезне изгелектә үткәрергә насыйп итсен.😊


  • 0

Рубрика :Нәсихәт

Раббыбызның безгә биргән нигъмәтләре чыннан да бихисап, җиңел генә сулыш ала алуыбыз да, ашаган-эчкән ризыгыбызны йота алуыбыз да, хәтта эшкәртеп шуны чыгара алуыбыз да, гади көндәлек әйберләр булса да, барысы да Аллаһның нигъмәтләре. Бездән шушы нигъмәтләрне тану, белү, барысын да Аллаһтан икәнен аңлау, алар өчен шөкер итү таләп ителә.
Аллаһ Тәгалә үзенең чиксез рәхмәте белән бирә торган һәм һәрвакыт исебездә торырга тиеш булган нигъмәтләрнең берсе – бәрәкәт. Һәр әйбернең үз бәрәкәте бар:

Мал-мөлкәтнең бәрәкәте – аның өзелмәве һәм файдалы булуы.

Гаиләнең бәрәкәте – аның имин һәм тыныч булуы.

Гомернең бәрәкәте – аның озын һәм изгелек белән тулган булуы.

Гыйлемнең бәрәкәте – аны аңлау һәм аның буенча гамәл кылу.

Балаларның бәрәкәте – аларның игелекле булулары.

Күренгәнчә, бәрәкәт ул – бөтен яхшылык һәм изгелекнең җыелмасы.

Идрис хәзрәт Галәветдин


  • 0

Унбишенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте(ахыры).

9.  Хатын-кызның айлык күрем вакытында җенси мөнәсәбәт кылу хәрам булып тора. Аллаһы Тәгалә: “Кешеләр синнән айлык күрем турында сорашалар. Син аларга: “Бу алар өчен авыр вакыт”, — дип әйт. Шуңа күрә, күрем вакытында якынлык кылудан сакланыгыз һәм чистарынганчы аларга якынлашмагыз. Хатыннарыгыз  арулангач, аларга Аллаһ әмер иткәнчә килегез. Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм пакьләнеүчеләрне сөя”, — диде (“Бәкара”, 222).

«Тулырак»


  • 0

Калеб

Рубрика :Вәгазьләр

Аллаһның илчесе ( صلى الله عليه وسلم) әйтте: «Дөреслектә, тәндә бер ит кисәге бар, ул сәләмәт булса бөтен тән сәләмәт була, ул авырса, бөтен тән авыра. Дөреслектә ул әгъза — йөрәктер»,— диде. (Бухари һәм Мүслим риваятьләре)

Йөрәк-калеб, ул тәнебездәге иң әһәмиятле әгъза булып тора. Адәм баласы калебе белән аңлый, кабул итә, тоя һәм сизә. Калебе белән кеше нәрсәгәдер ышана, нәрсәнедер инкяр итә, инана, хаклыкны таба, ялганнан кача,  шатлана, куана, кайгыра һәм сызлана…

«Тулырак»

  • 0

Әти Әни

Рубрика :Вәгазьләр

Безнең бу якты дөньяга килүебезгә ата-аналар сәбәпче булган. Җил-давылларга тидермичә, ышыклап, авырган вакытларыбыз да төннәрен йокламыйча безне үстергәннәр, кеше итәргә тырышканнар, безнең ата-аналарыбызга карата булган хакларыбыз бик зур, ата-ана хакын түләп бетерергә мөмкин түгел. Без бу якты дөньяда яшәгән вакытта аларның разыйлыгын алырга тиешбез, алар бездән разый булсалар безгә җәннәт, разый булмасалар, утлы упкын, җәһәннәм Аллаһ сакласын.

«Тулырак»

  • 0

Рубрика :Нәсихәт

      Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Үзеңә амәнәт итеп тапшырылган нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!”— диде (Тирмизи риваяте).

Әманәт – кешегә ышанып тапшырылган нәрсә һәм һәркем аның өчен җавап тотачак. Кайбер кешеләр әманәткә — сиңа вакытлыча сакларга биреп торылган нәрсә, дип карыйлар. Бу дөрес, әмма әманәт моның белән генә чикләнми. Аллаһ тарафыннан кеше өстенә йөкләнелгән һәр вазыйфа, бурыч әманәт булып тора. Галим өстендә гыйлемен тарату әманәте, патша өстендә халкын кайгырту әманәте… Ата-ана, бала хакы, хатын-ир хаклыры, өлкәннәр хакы…

Кызганыч, ахырзаманга якынайган саен кешеләрдә әманәт-ышанычлылык бетеп бара. Ләкин, бөтен дөньясы ялганчыга әйләнсә дә, иман иясе әманәт юлыннан тайпылырга тиеш түгел. Ялганга ялган белән кайтару дөрес булмас. Пәйгамбәребез  صلى الله عليه وسلم: “Үзеңә хыянәт иткән кешегә дә хыянәт кылма”, — дип кисәтте.

Йә, Раббым, өстебездәге әманәтләрне үтәүдә ярдәм бир, безне хыянәтче булудан һәм хыянәтче дуслардан сакла.


  • 0

Ундүртенче дәрес: Җенси мөнәсәбәт нигъмәте.

Аллаһының никах аша ир һәм хатынга биргән зур нигъмәте – җенси мөнәсәбәт. Җенси мөнәсәбәт хайвани рәвештә шәһвәтне сүндерү, вакытлыча ләззәт алуга гына кайтып калмасын өчен, аның исламда билгеле бер тәртибе, үз кагыйдәләре бар.

Тиешле әдәп, изге ният, махсус догасы белән кылынган якынлык гыйбадәт дәрәҗәсенә күтәрелә һәм кешегә аның өчен әҗер-савап языла.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: “Сезнең җенси мөнәсәбәтегез дә сәдака”, — диде. Кешеләр: “Аллаһының илчесе, шәһвәтебезне канәгатьләндереп тә әҗер-савап алабыз мени?” – дип сорадылар. Пәйгамбәр: “Әгәр берегез җенес әгъзасын хәрам юлда кулланса, моның өчен гөнаһ булырмы? Нәкъ шулай ук, хәләл юлда кулланса, әҗер-савап алыр”, — диде (Мөслим риваяте).

Хәләл җефетләрнең якынлык кылулары сәламәтлеккә файда бирә, күзләрне төшерергә (читләргә карамаска), гыйффәтлелекне сакларга ярдәм итә, шәһвәт утларын сүндерә, күңелләрне күтәрә, мәхәббәтне арттыра, кешегә ләззәт һәм рәхәтлек бирә, балалар тууга, нәселне арттыруга сәбәп була.

Пәйгамбәребезصلى الله عليه وسلم: “Бу дөньягыздан минем өчен иң яратканым: хатын-кызлар һәм исле май булды”, — диде (Имам Әхмәт, ән-Нәсәи риваяте).

Якынлык кылу әдәпләре:

✅  Изге ният. Югарыда искә алынган хәдистән аңлашылганча, ир белән хатынның бер-берсен яратулары, җенси мәнәсәбәтләре изге эш санала, шуңа күрә икесенең дә ниятләре зинадан саклану булса, фәрештәләр савап яза.

✅  Җенси мөнәсәбәт үзара хөрмәт итүгә нигезләнсен, тизрәк шәһватеңне сүндерү генә булмасын. Шуңа күрә пәйгамбәребез якынлык кылганда бер-береңне назлау, уйнау, үбешү кебек бер-береңне уята, шәһвәтне күтәрә торган нәрсәләргә чакырды.

✅  Җенси мөнәсәбәт алдыннан махсус доганы уку сөннәт булып тора: Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганда “Бисмилләһи, Әллааһүмма җәннибнә-ш-шәйтаанә вә җәнниби-ш-шәйтаанә мәә разәкътәнә”, — дисә һәм аларга бала насыйп булса, аңа шайтан зыян китерә алмас”, — диде (Бохари риваяте).
Доганың тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Йә Аллаһ, безне һәм безгә ризык итеп биргән баланы шайтаннан сакла”.

✅  Җенси мөнәсәбәтне алдан да, арттан да кылырга мөмкин, ләкин хатын-кызның җенси әгъзасына гына.

Җәбир ибн Габдуллаһ әйтә: “Яһүтләр: “Ир хатынына арттан килсә, аның баласы кылый күзле була”, — диделәр, шулвакыт, Аллаһ Коръәндә аять иңдерде: “Хатыннарыгыз сезнең өчен чәчүлек, чәчүлеккә кайдан теләсәгез, шуннан килегез” (Бәкара, 223). Пәйгамбәребез: “Алдан да, арттан да, ләкин җенси әгъзага гына”, — диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).

✅  Хатын-кызның арткы юлыннан якынлык кылу катгый рәвештә тыела, хәрам санала.

Пәйгамбәребез: “Хатын-кыз белән арткы юлдан кушылган иргә Аллаһының каргышы төшә”, — диде (Ибн Гадий риваяте).

✅  Ир кеше бер мәртәбә җенси мөнәсәбәт кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, аның өчен тәһарәт алу киңәш ителә.

Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез хатыны белән якынлык кылганнан соң, тагын кабатларга теләсә, арасында тәһарәт алсын, бу аңа көч өстәр”, — диде (Мөслим риваяте).

✅  Якынлык кылу ир белән хатынның госелен боза һәм аларга госел алу (бөтен тәнен юу) мәҗбүри була. Андый кеше җөнеб дип атала. Җөнеб хәлдә намаз уку, Коръән китабын тоту, аятьләрне уку, тәваф кылу, мәчеткә керү тыела.

Ир белән хатын-кызга бер-берсенең гаүрәт урыннарын күрү дә, бергә госел алу да тыелмый.

✅  Госел алырга тиешле кешегә госелен намазга кадәр кичектереп йокларга ятарга ярый. Ләкин, аңа йоклар алдыннан тәһарәт алу киңәш ителә.

Гомәр ибн Хаттаб пәйгамбәребездән: “Кешегә җөнеб хәлдә йокларга ятарга ярыймы?” — дип соргач, ул: “Әйе, әгәр теләсә тәһарәт алсын”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).

Дәвамы киләсе дәрестә…

Йә, Раббым, хатын-кызларга хәерле хатыннар, ирләргә хәерле ирләр булырга насыйп әйлә.


Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика