Балыкка  су, йөрәккә  Раббысын искә алу кирәк.

  • 0

Балыкка  су, йөрәккә  Раббысын искә алу кирәк.

Рубрика :Нәсихәт

Кешенең тәне ризыктан, балык судан башка яши алмаган кебек, кешенең йөрәге дә ризык сорый. Йөрәкнең ризыгы –  Аллаһыны күбрәк искә алу. Раббысын искә алмаучы йөрәк хәлсезләнә, авыруга сабыша һәм ахыр чиктә вафат була. Үлгән йөрәк сизми, ишетми. Шатлык килгәндә шатлана белми.

Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم): “Аллаһыны искә алучы белән искә алмаучы – исән белән мәет мисалында”, — диде.

(Бохари җыентыгыннан).

Аллаһыны искә алу – каткан бәгырьләрне җебетә, авырган җаннарга шифа була, арыган тәннәргә көч бирә.

📌 йөрәкләр Аллаһыны уйлап яшәсен, телләр Аны бөекләп тибрәнсен.📌


Эзләү

Көн нәсихәте

    Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын) әйткән:

     “Сезнең хәерлеләрегез – кешеләргә күбрәк файда китерүчеләрегез”.

     (Тәбарәни риваяте).

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика