Уникенче дәрес: Ир хаклары.

  • 0

Уникенче дәрес: Ир хаклары.

Җәннәт капкалары.

Аллаһ безгә савап җыеп, җәннәт бакчаларына керү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Җәннәтләрнең башында киң капкалары тора. Һәр изгелекнең үз капкасы бар, кем кайсы изгелектә алга китсә, җәннәткә дә шунысыннан керә.

Пәйгамбәребез: “Үз байлыгыннан алтын һәм көмеш белән сәдака чыгарганны җәннәт капкаларыннан чакырырлар. Җәннәтнең капкалары бар. Намазын күп кылганны, җәннәткә намаз ишегеннән чакырырлар. Күп итеп сәдака бирүчене – сәдака ишегеннән. Җиһад кылучыны – җиһад ишегеннән. Күпләп ураза тотучыны – Раян ишегеннән”, — диде. Шулвакыт, Әбүбәкер: “Вәллаһи, Аллаһының илчесе, кешене кайсы ишектән чакырсалар да, аның һичнәрсәгә мохтаҗлыгы калмас. Ә бар ишекләрдән дә чакырылган кеше булырмы?” – дип сорады. Пәйгамбәр: “Әйе, һәм ул кеше син булырсың, дип өметләнәм”, — диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).

Ирләргә һәр изгелекне җир буйлап йөреп, тырышлыклар аша эзләп алырга туры килә. Мәчеттә җәмәгать белән башкарылган намазга 27 мәртәбә артык савап языла. Вафат булган кардәшенең җиназа намазында катнашса – бер тау, каберенә кадәр озатса – ике тау кадәр савап була. Хәләл хезмәте белән табып, гаиләсе өчен тотылган акча сәдакадан китә. Рамазанның соңгы ун төнендә мәчеткә килеп, игътикяф кылса, Раббысының ризалыгын таба.

Саваплы эшләрне шактый санарга була, әмма аларның күбесе ирләр өчен генә кебек күренә.  Әйтерсең лә, хатын-кызлар алардан мәхрүм кала. Әмма, Аллаһ – Гадел, Ул хатын-кызга күпләп уңыш җыю өчен, өеннән ерак йөрмичә дә үз мәйданын бирде.

Аллаһ хатын-кыз өчен иң хөрмәтле урынны өе иткәч, гамәлләрнең дә иң изгеләрен аның өенә җибәреп тора. Ир әҗерне җир буйлап чабып, эзләп җыйса, хатын-кызның саваплары өенә килеп тора.

Пәйгамбәребез: “Әгәр хатын-кыз биш намазын укыса, уразасын тотса, тәнен азгынлыктан сакласа һәм иренә итәгать кылса, аңа Кыямәттә: “Җәннәтнең кайсы ишегеннән теләсәң, шунысыннан кер”, — дип әйтелер”, — диде (Ибн Хиббән риваяте).

Сөбханәллаһ, Аллаһының рәхмәте чиксез. Әгәр хатын-кыз үз өстендә булган намазларын укып барса, Рамазан аеның уразасын тотса, тәнен зина, фәхешлек кебек азгын гамәлләрдән сакласа һәм иренең хакларын үтәсә, Кыямәттә Аллаһ аның каршында җәннәтнең бар ишекләрен дә ача. Кайсыннан теләсә, шунысыннан керә.

Йә, Раббым, җәннәт бакчалары җир һәм күкләрдән киң. Нәрсә булыр, әгәр анда безгә урын табылмаса.
Йә, Раббым, җәннәт капкаларының киңлеге кырык еллык юл. Нәрсә булыр, шуларга тәннәребез сыймаса?


Эзләү

Көн нәсихәте

    Әти-әниеңә дога кыласынмы?

    Безнең иң кадерле кешеләребез – әти-әниләребез. Алар – бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпчеләр. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, безне бакканнар. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне  тиешенчә тәрбия кылганнар. Авырып китсәк, көне-төне безнең  өчен   борчылып,  яныбыздан китмичә, дәвалаганнар.  Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын»  дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчертеп, өс-башыбызны карап,    башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар…

    Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә.  Балалары өчен  хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап,  һәрвакыт дога кылырга тырышалар.  Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар  өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһы тәгаләнең  Коръәнендә  ата-аналарга дога кылырга әмер ителә:

    «Рабби-р ьхәмһүмәә кәмәә раббәйәәнии сагыираа», ягъни,  «И-и, Раббым, алар (ягъни әти-әни) мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергән  кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыл!» («Исра» сүрәсе,  24нче аять).

    Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без  дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен, бу дөньяда  – бу дөнья яхшылыкларын, ахирәттә  ахирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк!   Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика