Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында.

  • 0

Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында.

Сөекле пәйгамбәребез дога кылуның иң камил үрнәге булды. Үзенең сәхабәләренә дә доганың фазыйләтләре, татлы җимешләре, чиксез фадалары турында еш сөйли иде. Сәхабәләр буыны пәйгамбәрдән олуг дәресләрне кабул иттеләр, үз тормышларында кулландылар һәм бу бөек мирасны үзләреннән соң киләчәк буыннарга да чәчми-түкми тапшырдылар.

Ногман ибн Бәшир тапшыган хәдистә, пәйгамбәребез: “Дога – ул гыйбадәт”, — диде һәм Аллаһының аятен укыды:

“Раббың әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр”(Гафир сүрәсе: 60)” Тирмизи риваятендәге хәдис.

Ибн Габбас тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез: “Гыйбадәтнең иң өстене — дога”, — диде(Хәким риваятендәге “хәсән” хәдис).

Пәйгамбәребез бу сүзләре белән доганың иң бөек гыйбадәтләрдән икәнен белдерде.

Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә каршында догадан да хөрмәтле нәрсә юк”, — диде(Ибн Мәҗәһ, Тирмизи, Ибн Хәббән риваятьләре).

Доганың фазыйләте нәрсәдә?

Бер караганда әллә ни мәшәкатьле булмаган дога гыйбадәтләрнең иң фазыйләтлесе һәм Аллаһ каршында иң хәрмәтлесе булып тора? Әлбәттә моның сәбәпләре бар һәм алар турында гыйлем әһелләре түбәндәге сүзләрен әйтәләр:

Дога кылганда кеше Раббысы каршында түбәнчел була, Аның каршында үзенең загыйфьлеген һәм Аңа булган мохтаҗлыгын күрсәтә. Бу гыйбадәтнең асылыдыр.

Гыйбадәт кылганда кешенең калебе никадәр түбәнчел булса, уй-фикерләре никадәр якын булса, гыйбадәте дә шулкадәр дәрәҗәле һәм камил була. Дога кылганда бу максатны үтәү бигрәк тә җиңел, чөнки ул үзе өчен сорый. Үзеңә кирәк хәҗәтләреңне сораганда түбәнчелекне һәм ихласлыкны саклау ансатрак.

Дога гыбадәте үз эченә башка бөек гыйбадәтләрне ала: тәвәккүл һәм истиганә. Аллаһыга тәвәккәл кылучы Аның көченә, ярдәменә таяна, ышана. Калеб кешенең бар сораганнары да бер Аллаһ кулында  булуына инана. Дога кылу шушы тәвәкәллек сыйфатын тагын да ныгыта. Чөнки Раббысына ялваручы кеше белә: аның тормышы бер Аллаһ кулында, Аллаһ теләмәгән булмый, Ул теләгән булмый калмый. Аңа өметләнеп, Аңа ышанып сорый. Бу исә гыйбадәтнең җилеге һәм рухы булып тора.

“Дога гыйбадәтләрнең иң фазыйләтлесе” – дигән сүзне дөрес аңлау кирәк. Бу доганың гамәл буларак башка гамәлләрдән һәрвакыт өстен дигән сүз түгел. Бәлки Аллаһыны зикер итү, Аңа мактау-олуглау сүзләре табигате белән догадан өстендер. Коръән уку зикер кылудан, намаз уку Коръән укудан дәрәҗәлерәк. Әмма урынына, заманына карап кешеләрнең дә өстенлекләре үзгәреп торган кебек, гамәлләр дә бер дәрәҗәдә генә калмый. Мәктәптә укытучы өстен, базарда сәүдәгәр, басуда игенче… Шуның кебек вакытына, хәләтенә хәтта кешесенә карап бер гыйбадәт икенчесеннән өстен булырга мөмкин. Шиксез, бу мәсьәлә динебездә аерым бер гыйлем-фән булып тора. Мөселман ул гыйлемне өйрәнеп, кайсы вакытта гыйбәдәтнең кайсысын кылу, кайсысын кичектерү хәерлерәк икәнен аерырга өйрәнә. Урынына, заманына һәм кешенең мөмкинчелегенә карап үз гыйбадәте бар.

Гамәлләрнең өстенлеге бер-берсеннән түбәндәге сәбәпләр белән үзгәреп тора:

  • Җенесе-табигатенә карап. Намаз үзлектән коръән укудан, коръән уку зикер кылудан, зикер дога кылудан хәерлерәк.
  • Вакытына карап: иртәнге һәм икенде намазларыннан соң Коръән уку, зикер-тәсбихта булу, дога кылу нәфел намазлары укудан өстенрәк. Чөнки ул намазлардан соң сөннәттә намаз уку юк.
  • Кешенең кылган гамәленә карап. Намаз эчендә рукүгъ һәм сәҗдә вакытларында Коръән уку юк, шуңа күрә ул хәләттә зикер һәм догалар Коръән укудан хәерлерәк булып чыга. Кәгъбә тирәли таваф кылганда да зикер һәм догалар кылына, әмма таваф кылганда коръән укуга килгәндә, бу хакта галимнәр арасында каршылыклар бар.
  • Урынына карап. Хаҗ вакытында гарәфәгә килгәч, мүздәлифәгә кайткач, таш атканда, сафа һәм марва тауларында да үз догалары һәм зикерләре бар, әмма махсус намазлары юк.
  • Кешенең хәләтенә карап. Ирләр өчен намаз уку мәчеттә җәмәгать белән хәерлерәк булса, хатын-кызлар өйләрендә укысалар яхшырак. Кыз бала кияүгә чыкканчы иң элек әтисенә итәгать итсә, никахтан соң иренә буйсыну алдарак килә.
  • Кешеләрнең мөмкинчелекләренә карап. Аллаһ Тәгалә кешеләргә мал-мөлкәтләрне төрлечә бүлгән кебек, көч-кодрәтләрне, мөмкинчелекләрне дә тигез бирмәгән. Көче җиткән гыйбадәтне кылуы, хәленнән килмәгәнендә тырышуыннан хәерлерәк.

Бу бик тә киң һәм нечкә мәсьәлә, күпләр бу мәйданда үзләренең нәфес-һаваларына ияреп чиктән чыгалар. Мәсәлән, әгәр бер гамәлне үзе өчен җиңел, фазыйләтле, калебе өчен аеруча тәэсирле тапса, башкаларга да шулай булырга тиеш дигән уй белән ул гамәлне бөтенесеннән таләп итә башлый. Пәйгамбәребез олуг хикмәт иясе һәм бәндәләргә рәхмәтле булды. Һәр кешегә иң якын, иң хәерле, иң туры килгәнен өйрәтте. Шуңа күрә башка мөселманнар да бу нәрсәләрдә бик сак булып, һәркемгә иң хәерле булганын күрсәтергә тиешләр.

Берәүләргә Аллаһ гыйлем ишеген ача, икенчеләргә тән гыйбадәтләрен җиңел кыла, өченчеләргә садака бирү мөмкинчелеген насыйб итә. Аллаһ Тәгалә әйтә:

“Ул сезне җир өстендә хәлифәләр итте. Сезгә бирелгән нәрсәләр белән сынау өчен берәүләрегезгә икенчеләрегез каршында өстенлекләр бирде”(ӘлӘнгам: 165).

Габдуллаһ әлГомәри исемле бер бик күп намазлар укучы, тәнләрен сәҗдәләрдә үткәрүче кеше була. Көннәрдән бер көнне ул Имам Мәликкә хат яза һәм аны үзе кебек гыйбадәт вә зөһетлеккә чакыра. Күп итеп рукүгъ-сәҗдәләр кылырга, рузалар тотарга, зикер-тәсбихтә булырга… Имам Мәлик — мәликиләр мәзһәбенә нигез салучы, бөтен ислам галәменә мәшһүр булган галим. Ул үзенең күп вакытын кешеләрне укытуга, аларга гыйлем берүгә сарыф итте. Габдуллаһның хатын алып, кардәше имамны күп зикерләргә, намазларга өндәвен укыгач, ул аңа җавап хаты язды: “Аллаһ кешеләргә ризыкларны бүлгән кебек, гамәлләрне дә бүлде. Берәүгә Аллаһ намаз ишеген ачып, рузаныкын ачмаска мөмкин. Икенче кешегә бәлки садака ишеге ачылып, рузаныкы ачылмагандыр. Өченчегә Аллаһ юлында иҗтиһад кылу ачылган булырга мөмкин. Кешеләргә гыйлем тарату иң хәерле эшләрдән санала һәм мин үземә ачылган насыйбым белән ризамын. Миңа насыйб булганы, синдә булганыннан ким түгелдер дип уйлыйм һәм һәркайсыбыз да хәерле эшләрдә дип өметләнәм”.

Чыннан да әгәр сиңа нәфел рузаларын тоту, төнләрен кыямнарда үткәрү ишекләре ачылган икән, бу бөтен  кешегә дә шулай дип уйлау ярамый. Байлык та бөтен кешегә тигез бүленмәгән кебек, Раббыбыз гамәл-гыйбадәтләрне дә төрле дәрәҗәдә бүлгән. Әлбәттә, бу кагыйдәләр нәфел булган өстәмә гыйбадәтләргә кагыла. Чөнки фарыз булган гыйбадәттә ихтияр кылу юктыр.

Гомумән, кайсы вакытта, кайсы урында, кайсы хәләттә һәм кайсы гамәл кемгә хәерлерәк икәнен белү өчен мөселман кешесе пәйгабәребезнең сөннәтен өйрәнергә тиеш. Әгәр гыйлемгә таянып, сөннәт буенча яшәргә тырышса, тормышының һәр мизгелендә гамәлләрнең иң өстенен, иң камилен табарга җиңелрәк булыр, инша Аллаһ.

 


Яндекс.Метрика