“… кечкенә булса да, давамлы гамәл”.

  • 0

“… кечкенә булса да, давамлы гамәл”.

Рубрика :Вәгазьләр

Аллаһ Тәгалә без кешеләрне юктан бар кылды.  Үзе белән бәндәсе арасында даими элемтә, бәйләнеш булдырды. Иман иясе һәр заман вә һәр урында Аллаһ Тәгалә белән тыгыз элемтәдә яши. Мәчеттә дә, өйдә дә, заводта да кырда да, базарда да кибеттә дә, гыйнвар ае, февральда да, рамазан ае, шәввәлдә дә Галәмнәрнең Раббысына  буйсынучы бәндә булудан туктамый.

Кеше көндәлек биш вакыт намаз, иртә һәм кич әйтелә торган дога-зикерләр, Коръән уку, туганлык җепләрен бәйләү, ата-ана хакларын үтәү һ.б. шуның кебек Адәмнәр өстендә булган даими бурычлар белән Раббысы белән бәйләнешне саклый.

Аллаһ Тәгалә без кешеләрнең изге гамәлләребездә давамлы булуыбызны ярата. Гаишә р.г. тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Аллаһ каршында иң сөекле гамәл, кечкенә генә булса да давамлы булган гамәл”, — диде.

(Бухари, Мөслим).

Күпләребезгә бу хәдис таныштыр, ләкин иң әүвәл үземә, аннан соң сезгә шушы мөбарәк хәдис эчендә тупланган олуг дәрес вә гыйбрәтләрне тәкъдим итәр идем.

Гыйбадәттә давамлы булу һәркайсыбыз өчен дә күркәм үрнәк булучы пәйгамбәребезнең (صلى الله عليه وسلم) сыйфаты. Гайшә  رضي الله عنهاәйтүенчә,  Аллаһының илчесе һәр кылган изге гамәлендә давамлы булды. “Аллаһының илчесе берәр төрле гамәл кылса, ул гамәлне үз тормышының бер өлеше итте. Төнлә белән авырса, яки төнге намазыннан йоклап калса, көндез 12 рикәгать итеп укыды”. (Мүслим риваяте).

Изге гамәлдә давамлы булуның әһәмиятен күрегез. Төнге намаз фарыз түгел, казасы да таләп ителми. Шуңа карамастан, пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم) төнлә белән укый торган намазын калдырса, кайтарып укый торган булган.  Без өммәтен дә шуңа өндәгән: “Кем төнлә белән Коръәннән укый торган гадәти өлешеннән йоклап калып, соңра иртәнге намаздан өйлә намазына кадәр шул өлешен укыса, төнлә белән укыган савабын алыр”. (Мүслим риваяте).

Һәрдаим изгелекләр аша Раббысы  белән бәйләнешне саклаучы бәндәне Аллаһ Тәгалә саклый һәм авыр-мәшәкатьле вакытларында Үз ярдәменнән ташламый. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Аллаһыны сакла, Ул да сине саклар”, — диде. Ибн Габбәс тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Аллаһыны җиңел вакытта танысаң, авыр вакытта Ул сине таныр”, — диде. (Әхмәт, Тирмизи риваятьләре).

Әйе, кардәшләрем, Адәм баласы шулкадәр гафил. Кайвакыт башына хәсрәт төшкәч кенә Раббысын искә төшерә. Бәла киткәч янә оныта. Ләкин хәвефле вакытта Раббыңның ярдәмен алыйм дисәң, имин вакытларда Аны танып яшәү зарур. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Авыр һәм мәшәкать төшкәч Аллаһ ялваруымны ишетсен диюче, җиңел һәм имин вакытта догасын күп кылсын”, — диде. (Тирмизи риваяте).

Изге гамәлдә давамлы булу калебне төрле авырулардан тазарта. Күңелгә сафлык өсти. Төрле бозык эшләрдән калкан булып тора. Аллаһ Тәгалә: “Дөреслектә, намаз, кешене язык, яман эшләрдән тыя”, — диде. (Үрмәкүч сүрәсе 45). Намаз – давамлы гыйбадәт, кем биш вакыт намазда нык тора, намазларын тиешенчә башкара, намаз аның күңеленә дәва, язык эшләрдән киртә була.

Кайсы бәндә изге гамәлендә давамлы булып, ул гамәлен берәр төрле сәбәп белән кыла алмый калдырса, Аллаһы Тәгалә ул бәндәсенә гамәлен кылган савабын насыйб итә. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Әгәр кеше авырып китсә, яки сәфәрдә булса,  үз өендә, сәламәт хәлдә нинди гамәлләр кылган булса, аңа шул саваплар язылыр”. (Бухари риваяте).

Аллаһының рәхмәте, газиз кардәшләрем. Бер мөселман авыру сәбәпле гадәттә йөри торган җәмәгать намазына бара алмый өендә укыса, Аллаһ Тәгалә аңа өеннән чыгып, мәчеткә барып, мөселманнар белән намаз укып кайткан әҗерен насыйб итә. Бер мөселман атналык нәфел рузаларында давамлы булып, авыру, сәфәр һәм башка берәр төрле сәбәп белән рузасын тота алмаса да, Аллаһ Тәгалә гамәлендә давамлы булган бәндәсенә рәхмәте белән тоткан әҗерен бирә. Пәйгамбәребез

(صلى الله عليه وسلم): “Әгәр бер мөселманның төнлә укый торган намазы булып, шул намазын йоклап калдырса, аңа намазын укыган савап языла, йокысы исә аның өчен Аллаһтан садака була”, — дип әйтте.(Әбу Даут, Тирмизи риваятьләре).

Димәк, кем берәр төрле гозер белән гамәлен калдыра, ләкин ниятендә ул гозере булмаса гамәлне кылу булса, кылган әҗергә ирешә. (Ибн Хәҗәр).

Әй газиз кардәшләрем, изге гамәлдә давамлы булуны ничек сакларга соң? Шиксез изге гамәлне давам итү өчен көчле рух, күтәренке һиммәт, тән һәм җан көче, каты иман кирәк. Бәндә Раббысына тәүбә һәм истигъфарларын яңартып торып шушы дәрәҗәләргә ирешә.  Шуңа күрә дә Һуд пәйгамбәр үзенең халкын гөнаһлардан арынып, Раббыларына кайтып, Аның мәгъфиратен сорарга чакырды. “Әй халкым, Раббыгызга истигъфар кылыгыз, Аңа гөнаһларыгыздан тәүбә итегез. Ул сезгә күктән мул янгырлар җибәрер, күәтегез өстенә куәт өстәр”. (Һүд сүрәсе 52).

Изге гамәлдә давамлы булырга теләүче, үзенә хуш килгән, кылу өчен уңайлырак гамәлләрне күбрәк кылса хәерлерәктер. Чөнки, изге гамәлләр бик күп, сәхабәләрнең дә кайсысы төнләрен бик озак кыям торды, икенчеләре дога вә зикердә булды, кайберләре кешеләрнең хәҗәтләрен үтәп, мөселманнарга ярдәм итергә тырышты. Бер мөселман вафат булгач, аның тәнен юганда кардәшләре сыртында күгәргән эзләр күрәләр, шулвакыт араларыннан берсе: “Ул төнләрен сыртына капчык асып Мәдинә буйлап мохтаҗларга ризык таратып йөрде”, — дип әйтә.

Әлбәттә, бу кеше бер гамәлне сайласын да, калганнарын калдырсын дигән сүз түгел, әмма һәр мөселман үзен кайсы яктан тырышрак, мөмкинчелеклерәк итеп күрсә, шул гамәлен арттыра. Бервакытта да үз өстенә күтәрә алмаслык йөк алмый. Чөнки, кешенең үз өстенә күтәрә алмаслык йөк алуы, күпвакыт изгелекләрне бөтенләй ташлауга сәбәп була.

Сөекле пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم) изге гамәлдә давамлы булды, Аллаһы Тәгаләдән давамлы эшләрдә ярдәм сорап дога кылды һәм Мөгаз исемле сәхабәсенә шушы доганы һәр намаз саен укып давамлы булырга киңәш итте: “Йә Аллаһ, миңа Үзеңне зикер итүдә, Үзеңә шөкер итүдә, тиешенчә гыйбадәт кылуда ярдәмеңне бир”. (Әбү Даут, Нәсәи). (“Иң кирәкле догалар” 59нчы дога).

Әйе, кардәшләрем, безгә кадәр тормыш иткән сәхабәләр, табигыйннар, галимнәребез изге гамәлдә давамлы булдылар. Безгә алар турында күбрәк укып, алардан үрнәк алу тиешле. Ул хөрмәтле затлар безгә карый күп изгелекләр кылдылар, изгелектә давамлы булдылар, ничек кенә авыр-мәшәкатьле вакытлар булмасын, изгелекне калдырмадылар. Давамлы гамәлдә үрнәкне пәйгамбәребездән(صلى الله عليه وسلم) алдылар. Гайшә (радыйллаһү гәнһә) әйтүенчә, Аллаһ Тәгалә “Нәср” сүрәсен иңдереп: “Раббыңа мактау белән тәсбих әйт, Аңа гөнаһларыңнан истигъфар кыл”, — дигән әмерен алганнан соң, беркайчан да: “Сүбхәәнәкә Раббии вә бихәмдикә,Әллааһүммәгъфир лии”,

(мәгънәсе: Сине бар кимчелектән пакь дип таныйбыз, Раббым. Сиңа мактаулар. Әй Аллаһ, ярлыка мине). — дигән сүзләрне әйтми калмады.

(Бухари, Мүслим риваятьләре).

Бу урында кардәшләрем, игътибарларыбызны хәдистә килгән: “…кечкенә генә булса да давамлы булган гамәл”, — дигән сүзгә юнәлтәсем килә. Чыннан да бәндә кылган гамәл әллә ни зур булмаса да, давамлы булуы сәбәпле олуг әҗерләр, бөек дәрәҗәләр насыйб итә. Бүрайда исемле сәхабә әйтүенчә, бервакыт иртә белән Пәйгамбәребез (صلى الله عليه وسلم)Билалны чакырып: “Билал, син мине җәннәт юлында нәрсә белән уздың, җәннәткә керүем булды, каршымда синең аяк тавышыңны ишеттем?” – дип сорады. Билал исә: “Әй Аллаһның илчесе, кайчан гына азан әйтсәм дә, ике рикәгать намазны калдырмадым. Кайчан гына тәһарәтем бозылса да, тәһарәт алмый калмадым һәм өстемдә Аллаһ хакы ике рикәгать намаз бар икәнен белдем”, — дип җавап кайтарды.

Адәмнәрнең иң иманлысы, иң тәкъвасы — Аллаһының илчесе, Билалдан: “Мине ничек уздың?” -дип сорады. Билал үзенең һәрвакыт азаннан соң һәм тәһарәттән соң  ике рикәгать намазны калдырмавын әйтте. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Менә шулар белән син мине уздың да”, — диде. (Тирмизи риваяте).

Сәхабәләрнең пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم) өйрәткән гамәлләрдә ни дәрәҗәдә нык торуларына таң каласың. Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسسلم): “Кем көн һәм төн эчендә 12 рикәгать намазын укый,  ул кешегә шул намазлары сәбәпле җәннәттә йорт бина кылыныр”, — диде. (Мүслим риваяте). Монда сүз биш вакыт фарыз намазлары белән бергә килә торган сөннәт намазлар хакында бара.  Бу хәдисне пәйгамбәребездән(صلى الله عليه وسلم) Үммү Хәбибә ишетә һәм: “Пәйгамбәребезнең бу сүзләрен ишеткәннән соң ул намазларны һич калдырмадым”, — дия. Бу хәдисне Үммү Хәбибәдән Ганбәсә ишетә һәм: “Үммү Хәбибәдән ишеткәннән соң ул намазларны калдырмадым”, -дип әйтә. Ганбәсәдән бу хәдис Гамр ибн Әүскә ирешә, Гамрдан Ногман ибн Сәлим ишетә… Һәркайсысы: “Бу хәдисне ишеткәннән соң ул намазларны калдырмадык”, — дип әйтәләр.

Әй Раббым, без ул бәндәләреңнән шулкадәр ерак торабыз кебек. Изге гамәлләрнең олуг әҗерләре хакында ишеткәч тә, алар ул гамәлләрне үз тормышларына керттеләр. Без исә, күпме вәгазьләр, күпме хәдисләр тыңлап, күпме гамәлләрнең фазыйләтләрен белеп тә изгелекләрне тиешенчә кылмыйбыз. Кайвакыт остазларыбыз сөйләгән вәгазьләрдән канатланып изгелекләргә ябышабыз да, ләкин бик тиз сүнәбез. Бәлки гыйбадәт кылуда давамлы була алмау сәбәпле, дөнья эшләрендә дә күп нәрсәләрне башлап, ахырына җиткерә алмыйбыздыр. “Эшкә тотыну өчен теләк кирәк, ахырына җиткерү өчен гайрәт  кирәк”, — дигәннәр бит.

Әй газиз кардәшләрем, изге гамәлләрнең давамлы булуы хакында әйтелгән бу насыйхәтләр һәр кайсыбызга, дусларыбызга, гаилә әһелләребезгә ирешеп, йокыга талган акылларыбызны, гафиллек дингезендә йөзүче калебләребезне бераз уятыр дип өметләнәм.


Яндекс.Метрика