Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре.

  • 0

Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре.

Дога сүзенед төп мәгьнәсе чакыру дигәнне аңлата. Дога гыйбадәте белән бәндә үзен юктан бар итүче Раббысына мөраҗәгать итә, Аны ярдәмгә чакыра, Аннан үз хәҗәтләрен сорый, Аңа ялвара, Галәмнәр Хуҗасы каршында үзенең фәкыйрьлек-мескенлеген тануын күрсәтә.

Доганың ислам динендә булган урыны бөек, әһәмияте зурдыр. Дога гыйбадәтләрнең дә иң хөрмәтлесе, хәтта җилеге булып тора. Аллаһның китабы һәм пәйгамбәребезнең сөннәте безгә доганың тоткан бөек урынын, кеше тормышындагы әһәмиятен аңлата, безне һәрдаим догада булырга этәрә. Кайбер аять һәм хәдисләр безне дога кылырга әмер итә, доганың әҗер-саваплары, Кыямәттә булачак шатлыклары белән кызыктыра. Кайберләре догасыз яшәүнең хәсрәтен, дога кылудан тәкәббер булучыларның аянычлы хәлләре белән кисәтә.

Әгәр Аллаһының бөек китабын ачсак без аның дога белән башланып, дога белән тәмамлануын күрәбез.

Коръәннең мөкаддимәсе булган “Фатиха” сүрәсендә Аллаһы Тәгаләгә кеше өчен иң кадерле, иң кирәкле нигъмәт сорап мөраҗәгать итәргә өйрәтә, ул да булса һидаять-туры юл, гыйбадәтә ярдәм сорау. Коръәннең ни турында барасын үз эченә алган. “Фатиха” сүрәсе Коръәннең “кереш” сүзе. Сүрәнең беренче 4 аятендә Раббыбызга мактау сүзләре булса, калган аятьләрдә дога-сорау бара.

Коръәнне ябучы “Нәс” сүрәсендә дә “истигазә” дип аталучы доганың бөек төре килә. Кешеләрнең иң зур дошманнары булган шайтаннарның явыз коткысыннан бер Аллаһка сыену, Аның безне Үз саклавы астына алуын үтенү. Чыннан да Аллаһының кешелеккә булган ахыр мөраҗәгатенең дога белән башланып, дога белән тәмамлануы безгә бу гыйбадәтнең бөек дәрәҗәсен күрсәтә.

Аллаһы Тәгалә үзенең аятьләрендә доганы гыйбадәт дип атады, бу гыйбадәттән ерагаюдан кисәтте:

“Раббың әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр”(Гафир: 60).

Дога – гыйбадәтнең җилеге. Чөнки Раббысына дога белән ялваручы кеше үзенең Аңа булган факыйрьлек-мохтаҗлыгын, Аның каршындагы түбәнчелеген белдерә. Шуңа күрә Аллаһ Үз бәндәләрен гел догада булырга чакыра: “Раббыгызга түбәнчелек һәм яшерен рәвештә мөраҗәгать итегез. Дөреслектә Ул чиктән ашучыларны сөйми. Җир өстен тәртипкә салганнан соң, ул тәртипне бозмагыз. Аллаһының газабыннан куркып, рәхмәтенә өмет итеп Аңа догалар белән ялварыгыз. Аллаһының рәхмәте изгелек кылучыларга бик якындыр”(ӘлӘгъраф: 55-56).

Аллаһ Үз бәндәләрен дога кылырга чакырганда, доганың олуг гыйбадәт икәнен әүтү белән генә чикләнми, бәлки безнең ихлас догаларыбызга җавап булачагын да вәгъдә итеп сөендерә. Аллаһ Үз рәхмәте һәм кодрәте белән безгә якын, догаларыбызга җавап бирә, өметләребезне аклый, моң-зарларыбызны ишетә, сораган хәҗәтләребезне бирә:

“Әгәр синнән бәндәләрем Минем турында сорашсалар, әйт аларга: Мин бик якын. Дога кылучының догасына җавап бирәм. Алар да Миңа җавап бирсеннәр, Миңа иман китерсеннәр, бәлки шулвакытта туры юлда булырлар”(Сыер сүрәсе:186).

Бәндә никадәр Раббысының бөеклеген аңласа, никадәр Аллаһка якын булса, шулкадәр аның күңеле догага омтылачак, куллары ешрак күтәреләчәк. Шуңа күрә кешеләрнең иң иманлылары, Аллаһка иң якын булганнары пәйгамбәрләр һәрвакыт, һәр хәләттә догада булдылар. Аллаһ безгә үрнәк буларак аларның догаларын Китабында искә алды:

“Алар изге эшләр кылырга ашыктылар. Безгә курку һәм өмет белән догалар кылдылар,  Безнең каршыбызда түбәнчел  булдылар.”(Пәйгамбәрләр сүрәсе: 90).

Аллаһының илчеләре кылган догалардан Коръәндә Ибраһим пәйгамбәрнең ялварулары аеруча игътибарга лаек:

“Картаймыш көнемдә миңа улым Исмәгыйльне бүләк итүче Раббым Аллаһка хәмед-сәналәрем булсын. Раббым Догаларны Ишетүче. Раббым мине һәм минем нәселемне намазны торгызучылардан кыл, Раббым догамны кабул ит. Раббымыз, мине, әти-әтиемне һәм иман ияләрен хисап торгызылачак кындә гафу әйлә”(Ибраһим сүрәсе: 39-41).

Көнен һәм төнен кызганмыйча үз халкын иман юлына, бәхет-сәгадәт юлына өндәп тә Нух пәйгамбәрнең халкы хаклыкны ялганга санады, Аллаһының илчесен җенләнгән, акылсыз, — дип кире какты. Ахыр чиктә ул азаларга түзә алмыйча Нух пәйгамбәр Раббысынан ярдәм сорап дога кылды:

“Шулвакыт ул Раббысына ялварып: Мине җиңделәр, минем көчем калмады, Син миңа ярдәм ит, — диде. Шулвакыт, күк капкаларын ачып, җир өстенә су иңдердек. Җир асларыннан да сулар чыгарып, күк һәм җир сулары Аллаһының әмере өчен кушылдылар”(Ай сүрәсе: 10-12 ).

Әюб пәйгамбәргә дә олуг сынау буларак каты авыру килгәч, ул Раббысыннан шифа сорап дога кылды:

“Әюбны да искә ал. Ничек ул Раббысына: “Өстемә бәла килде, Син рәхимлеләрнең дә рәхимлесе”, -диде. Аның догасына җавап бирдек һәм өстендәге бәласен алдык. Аңа булган рәхмәтебез белән һәм бәндәләргә гыйбрәт булсын өчен гаиләсен дә кайтардык, тагын ике мәртәбә арттырып бирдек”(Пәйгамбәрләр сүрәсе: 83-84).

Аллаһының китабын өйрәнгән белә: Аллаһ безгә үз илчеләренең тормышлары дәверендә төрле хәләтләрдә кылган догаларын китерә. Аллаһының барча тугры, изге бәндәләре дә Аңа үзләренең ихласлы догалары белән мөраҗәгать итеп яшиләр:

“Алар ятакларыннан иңбашларын күтәреп, Раббыларына курку һәм өмет белән дога кылалар, без аларга ризык кылган мөлкәтләреннән өлешләрен чыгаралар. Кылган гамәлләре өчен аларны нинди сөенечләр көткәнен бер җан иясе дә белмәс”(Сәҗдә сүрәсе: 16-17).

Юныс сүрәсенең 9-10 аятьләрендә җәннәт әһелләренең кыла торган догалары искә алына, Раббым Аллаһ безгә дә шушы догаларны кылырга насыйб әйләсен.

“Асларыннан челтрәп агучы елгалар белән чиксез нигъмәтләр тулы җәннәт бакчаларында. Аларның андагы догалары: Йә, Аллаһ, Син бар кимчелектән пакьсың, — булыр. Бер-берсе белән очрашканда әйтә торган сүзләре: Сәлам, — булыр. “Барлык мактауларыбыз бер Галәмнәр Раббысына хастыр”, — дигән сүзләр ахыр догалары булыр”(Юныс: 9-10).


Эзләү

Көн нәсихәте

    Динем Ислам

    Дин – ул бу дөньядагы иң изге сыйфатларны сугаручы илаһи бер чишмә. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең динен аерым бер кешенең яки аерым бер гаиләнең, яисә аерым бер җәмгыятьнең генә тормышын  төзәтер өчен түгел, бәлки, барлык халыкларның юлын яктыртучы нур итеп, аларны караңгылыктан яктылыкка чыгару өчен җибәргән.

    БАРЛЫК НӘСИХӘТЛӘР...
Яндекс.Метрика