Коръән хакы…

  • 0

Коръән хакы…

Аллаһның китабы Коръәннең өстебездә хаклары зур, аның каршындагы бурычларыбыз олуг.

Коръәннең өстебездәге бер хакы — аңа сөннәт һәм җәмәгать әһелләренең инануы белән инану.

Коръән — Аллаһның кәләме, сүзе. Коръән иңдерелгән, бар кылынмаган. Аллаһның сүзләре мәхлүкъ була алмый. Аллаһтан аның башлангычы, Аллаһка ул кайта. Аллаһ ул сүзләрне Үзе әйтте, илчесенә вәхи итеп иңдерде. Коръәннең хәрефләре дә, мәгънәләре дә Аллаһтан. Ул сүзләр белән тугъры Җәбраил фәрештә, илчеләрнең мөһере булган Мөхәммәдкә С.Г.В. иңде. Җәбраил фәрештә белән пәйгамбәребезнең С.Г.В. икесеннән булган һәрнәрсә Галәмнәрнең Раббысыннандыр.

Коръәннең хакларыннан аңа тиешле урын бирү, аны тиешенчә олуглау, аны хөрмәтләү, камил мәхәббәт илә сөю… Коръән — Аллаһның сүзе, аны сөю, ул сүзләрне әйтүчене сөюдер. Ибн Габбәс әйтте: «Кем Аллаһка булган мәхәббәтен белергә тели, үз нәфесен Коръән каршына куйсын. Әгәр Коръәнне сөйсә, димәк, Аллаһны сөя. Чөнки Коръән — ул бары тик Аллаһның гына сүзе».

Коръән хакы — аны өйрәнү, башкаларга өйрәтү һәм бар кешелекне Коръән белән яшәргә чакыру… Аллаһның илчесе С.Г.В. әйтте: «Сезнең иң хәерлегез — Коръәнне өйрәнүче һәм башкаларга өйрәтүче». (Бухари).

Коръән — Аллаһка якынайта торган юлларның иң өстене, итагатьләрнең иң камиле… Хаббәб р.г. әйтте: «Аллаһка нәрсә белән булдыра алсаң шуның белән якынай. Ләкин син Аллаһка Аның сүзеннән дә сөекле башка юл белән якыная алмыйсың».

Коръән укуыңны камилләштерүдән туктама, тәҗвид кагыйдәләрен бел, сүз вә хәрефләрнең әйтелешләренә зур игътибар бир… Аллаһның илчесе С.Г.В. әйтте: «Коръән укуда оста булучы, хөрмәтле фәрештәләр белән бергә булыр. Кем Коръәнне авырлык белән укый, аңа икеләтә әҗер була». (Мүслим).

Кайчак кешенең исламда бөтен чәче агара, үзе дөресләп Коръән дә укырга өйрәнми!

Әй, газиз кардәшем, гыйлемсез рәвештә үз башыңнан Коръән турында сөйләшүдән саклана күр… Бервакыт Әбү Бәкердән бер аять хакында сорагач, Әбү Бәкер ул аятьнең мәгънәсен белмәде һәм: «Мине кайсы җир күтәрер, кайсы күк каплап торыр, әгәр Аллаһның китабы хакында белмәгән нәрсәне әйтсәм?» — диде.

Әй, газиз кардәшем, Коръән укуда, аны өйрәнүдә һәм башкаларга өйрәтүдә ихласлыкны сакла… Аллаһның илчесе С.Г.В. Кыямәт көнендә иң беренче булып утка атылачак бәндә хакында әйтә: «Гыйлем алды, башкаларга өйрәтте, Коръән укыды. Кыямәт көнендә аны алып килерләр һәм аңа булган нигъмәтләр турында хәбәр бирерләр. Ул аларны таныр. Аңа: «Син шул нигъмәтләр өчен нәрсә кылдың?» — дип сорарлар. Ул: «Мин гыйлем алдым,  аны башкаларга өйрәттем. Синең өчен Коръән укыдым», — дияр. Аллаһ аңа: «Син алдыйсың, бәлки син сиңа «галим» дисеннәр өчен гыйлем алдың, сиңа «Коръән укучы» дисеннәр өчен Коръән укыдың»,— дип әйтер. Соңра ул бәндәне йөзе белән җирдән сүрәп, утка атарлар». (Мүслим).

Газиз кардәшем, Коръән укуыңны өзмә, һәрвакыт Аллаһның китабын укы… Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дөреслектә, кемнәр Аллаһның китабын укыйлар, намазларын торгызалар, Без биргән маллардан күрсәтеп тә, яшереп тә Аллаһ юлына сарыф итәләр, алар отышсыз була алмый торган килешү төзеделәр».  (Фатыйр 29).

Әйе, ничек соң аларның сәүдәләре шулай отышсыз, уңышлары шиксез?  Аллаһның илчесе С.Г.В. әйтте: «Кем Аллаһның китабыннан бер хәреф укый, аңа ул хәрефе өчен изгелек. Ул изгелек ун изгелеккә тора. «Әлифләммим» бер хәреф дип әйтмим. Бәлки «Әлиф» — хәреф, «Ләм» — хәреф, «Мим»— хәреф». (Тирмизи).

Әй, газиз кардәшем, көндәлек вакытыңнан Коръән укуга өлеш бир, ул өлешкә башка шөгыль белән кермә. Коръәнне укуың уйлану һәм хушугълык-түбәнчелек белән булсын. Вакыф килеп, туктау хәерле булса, тукта. Васыл килеп, кушу хәерлерәк булса, туктама. Вәгъдә аяте килсә, Аллаһтан сора. Газап аяте килсә, Аллаһка сыен. Аллаһка тәсбих аяте килсә, Аллаһны олугла, тәсбих әйт. Сәҗдә аяте килсә, сәҗдә кыл…

Коръән укыганда тавышыңны матурларга тырыш.  Аллаһның илчесе С.Г.В. әйтте: «Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрнең матур тавыш белән Коръән укуын тыңлаган кебек бер нәрсәне дә тыңламый». (Бухари, Мүслим).

Төннәреңнән дә Коръән уку һәм кыям тору өчен бер даими өлеш булдыр. Төннең ул өлеше иң хәерлеләр вакыты, иң изгеләр байлыгы.  Пәйгамбәребез С.Г.В. әйтте: «Ике кешедән башкаларга көнләшү ярамый… кемгә Аллаһ Коръән гыйлемен бирде һәм ул көнен-төнен Коръән белән үткәрә». (Бухари, Мүслим).

Аллаһ Тәгалә әйтте: «Төнлә торып намаз укы! Ул намаз сиңа фарызларыңа өстәмә булыр. Шаять сине Раббың мактаулы вә олуг урында кубарыр». (Исра 79).

Коръән сүзләре укылса, аларны тыңлау да Коръәннең хакыдыр. Коръәнне уку өчен әҗер-саваплар вәгъдә ителгән кебек, Коръәнне  хушуглык, уйлану белән тыңлау да Аллаһның рәхмәтенә сәбәп. Ләйс ибн Сәгд  әйтә: «Аллаһның  рәхмәтенә Коръән тыңлаучыдан да тиз ирешүче юк. Чөнки Аллаһ Тәгалә әйтте: «Әгәр Коръән укылса, тыңлагыз һәм дәшмәгез. Бәлки шул вакытта сезгә рәхимлек кылыныр». (Әграф 204). «Бәлки» — дигән сүз Аллаһ хозурында тиеш була».

Әбү Һүрайрадан килә, Аллаһның илчесе С.Г.В. әйтте: «Кем Аллаһның аятен тыңлый, аңа арттырылган әҗер язылыр. Кем Коръәнне укый, ул аңа Кыямәт көнендә нур була». (Әхмәт).

Коръәннең хакларыннан: сүрә-аятьләрнең мәгънәләренә төшенү, тәфсирләрен өйрәнү, Коръән белән вәгазьләнү. Коръән бары тик уйлану, фикерләү, аңлау һәм гамәл кылу өчен иңде. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Без сиңа иңдергән бу мөбарәк китапны, аятьләре хакында уйланып, гакыл ияләре вәгазьләнсеннәр өчен иңдердек». (Сад 29).

Бәндәнең хәле ничек яхшырсын, бәндә эше вә ялы белән ничек куансын? Көннәрдән бер көнне ул Раббысы каршына килеп баса, Коръән аның каршында, ә ул дөньялыкта Коръән белән арасын төзәтмәде, дуслыгын ныгытмады… Коръән ул көнне аңа каршы дәлил була…

Коръәннең хакларыннан, Коръәнне ятлауда хирыс булу… Коръән ятлауда хирыс булу — олуг һиммәт ияләренең байлыгы. Аларга Аллаһның илчесеннән С.Г.В. сөенеч: «Әгәр Коръән бер тире астына җыелса, Аллаһ ул тирене утта яндырмый». (Бәйһәкый).

Әгәр Коръән ятларга гел дә һиммәтең, хирыслыгың булмаса, Аллаһның илчесе С.Г.В. әйткән кешеләрдән булудан саклан: «Кемнең тәнендә Коръәннән бер нәрсә дә булмаса, ул ташландык йорт кебек». (Тирмизи).

Коръәннең хакларыннан: Коръән белән гамәл кылу, Коръәндә килгән күркәм әхлакны үзеңдә булдыру… Гаишәдән пәйгамбәребезнең С.Г.В. холкы турында сорагач, Гаишә: «Аның С.Г.В. холкы Коръән булды», — диде. (      ).

Коръән белән гамәл кылу — бәндәнең дөньяда да, ахирәттә дә уңышка ирешеп, хәсрәттән котылуының нигезе. Коръәнне ташлау — дөнья вә ахирәттә хурлык, һәлакәткә илтә торган юлдыр…

Сәмүра бин Дҗүндүб тапшыра: «Пәйгамбәребез С.Г.В. төшендә бер кешене күрә, ул җилкәсендә ята иде. Аның баш өстендә икенче берәү кулына таш алган һәм ул ташны ятып торучының башына ыргыта. Таш башны җимереп, кырга тәгәрәп төшә. Таш атучы ташны алып килгәнче, җимерелгән баш элекке хәленә кайта. Янә ташын ятып торучының башына ата… Бу хәл туктамый кабатланып тора. Пәйгамбәребез С.Г.В. ул кеше турында сорагач, аңа: «Бу кешегә Аллаһ Коръәнне өйрәткән, ул исә төннәрен Коръән укудан йоклаган, көннәрен аның белән гамәл кылмаган. Бу газап аңа Кыямәт көненәчә дәвам итәчәк», — дип җавап кайтарганнар».  (Бухари).

Әй газиз кардәшем! Аллаһ Тәгалә әйтте: «Мөхәммәт С.Г.В. әйтте: Әй Раббым, минем халкым Коръәнне инкяр итеп калдырды». (Фуркан 30).

Ибн Кәсир әйтә: «Коръәнгә тугрылыкны бетерү — Коръәнне калдыру. Коръән белән уйланмау, аннан гыйбрәт алмау, аны аңламау — Коръәнне калдыру. Коръән белән гамәл кылмау, анда килгән әмерләрне үтәмәү, тыюлардан тыелмау — Коръәнне калдыру. Коръәнне куеп, башка сүзләргә, шигырьгә, җыр-музыкага, уен-көлкегә китү — Коръәнне калдыру».

Әй газиз кардәшләрем, без дә Коръәнне калдыручылардан түгелме соң, без дә Аллаһның олуг нигъмәтен кадерләмәүчеләрдән түгелме? Коръәнне калдыруыбыз, Кыямәт көнендә Коръәннең безгә каршы дәлил булуына сәбәп бит.

 


Яндекс.Метрика