Әй Коръән өммәте! Коръән!

  • 0

Әй Коръән өммәте! Коръән!

Аллаһ Тәгалә безләргә чиксез рәхмәте илә Коръән өммәте булырга насыйб әйләде. Аллаһ Тәгалә Коръән белән китапларын тәмам кылды, Коръәнне ахыр илчегә, ахыр дин белән иңдерде. Коръән — Аллаһның мәңгелек рисаләсе, һәрдаим могъҗизасы, чиксез рәхмәте. Китапларның иң хәерлесе, иң хәерле илчегә С.Г.В., иң хәерле өммәткә иңде. Коръән иңгән гасыр — иң хәерле гасыр, Коръән иңгән ай иң хәерле ай, Коръән иңгән төн иң хәерле төн, Коръән иңгән җирләр җир йөзендә иң хәерле җирләр. Галимнәр Коръән белән сусауларын бастылар, әдипләр Коръәннең фазыл суларыннан эчтеләр. Коръәннең идарәсе астында күзләр аска төште, калебләр түбәнчел булды. Аллаһ Тәгалә кешеләрне караңгылыктан чыгару өчен җибәргән пәйгамбәрен, бәян кылучы аятьләр һәм искиткеч могҗизалар белән хөрмәтләде.  Аллаһның китабы иң дәрәҗәле, иң фазыйләтле китап булды. Пәйгамбәребез С.Г.В. әйтте: «Аллаһ Тәгалә Үзенең могҗизаларын бирмәгән бер генә пәйгамбәр дә юк. Кешеләр шул могҗизаларны күреп иман китерәләр. Аллаһның миңа биргән могҗизасы Коръән булды. Кыямәт көнендә пәйгамбәрләрдән иң күпләрне ияртүче мин булырмын дип өметләнәм». (Бухари, Мүслим).

Дөреслектә, бу — Коръән, Аллаһның китабы, мөбарәк вәхие…

«Бу китап, аның аятьләре һич үзгәрмәс, соңра һәрнәрсәдә хәбәрдар булучы, Хикмәт иясе тарафыннан ачык аңлатылгандыр». (Һүд 1).

Коръән — Аллаһның иңдерелгән сүзләре. Юктан бар кылынмаган. Аллаһта аның башалнгычы, Аллаһка ул кайта…

«Дөреслектә, бу Китап — Галәмнәрнең Раббысыннан иңдерелгән китаптыр. Аның белән тугъры Җәбраил фәрештә синең калебеңә иңде, кешеләрне кисәтүче булмаклыгың өчен. Ул ачык аңлаешлы гарәп телендә иңде». (Шагыйрьләр 192-195).

Коръән — яшәү рәвеше буларак иң камил китап, аңлатма буларак иң аңлаешлы, сүз буларак иң күркәме…

«Коръәннең алдыннан да, артыннан да ялган килмәс. Ул Хикмәт вә хәмед-мактау иясеннән иңдерелмештер». (Фүссыйләт 42).

Коръән безгә кадәр булган вә бездән соң булачак  нәрсәләр хакында хәбәр бирде. Арабызда хөкемдар булды. Коръән ниндидер уен-көлке, шаяру түгел, бәлки җитди сүзләр китабыдыр. Кем Коръәннән башка туры юл эзли, Аллаһ аны адаштыра. Коръән — Аллаһның ныклы арканы. Ул хикмәтле зикер һәм туры юлдыр. Кем Коръәнгә нигезләнеп сүз әйтә, хаклы була. Кем Коръән белән гамәл кыла, әҗергә ирешә, хөкем кылса, гадел була, Коръәнгә чакырса, туры юл күрсәтүче була…

«Ләкин Аллаһ, сиңа иңдергән Коръәннең хаклыгына Үзе шәһадәт бирә. Ул аны гыйлеме белән иңдерде. Фәрештәләр дә моңа шәһадәт бирәләр, ләкин Аллаһ  шаһит буларак җитәдер». (Ниса 166).

Аллаһ Коръәнне Галәмнәргә рәхмәт, баручыларга юл, бар мәхлукларга каршы дәлил-хүҗҗәт, әүвәлгеләргә дә, ахыргыларга да могҗиза итеп иңдерде…

Аллаһ Коръәннең урынын көчле кылды, солтанлыгын күтәрде, Коръән мизаны белән кешеләрне үлчәде…

Кем Коръәнне хөрмәтләде, Аллаһ аны хөрмәтләде.  Кем Коръәнне кимсетергә теләде, Аллаһ аның үзен кимсетте. Пәйгамбәребез С.Г.В.: «Аллаһ бу Китап белән бер кавемнәрне күтәрә, икенчеләрен кимсетә», — диде. (Мүслим риваяте). Динсезлек чорларында без яшәгән халыкта да Коръәнне кимсетеп, халыкны Коръән юлыннан биздерергә теләүчеләр булды. Коръән — Коръән булып калды, аны кимсетергә тырышучылар бу дөньядан ук газапларын алып киттеләр.

Коръән ул кәрамәт, Коръәннән башка тагын нинди кәрамәт булырга мөмкин? Раббымызның китабы, Яклаучыбызның сүзләре каршыбызда, Аның гыйлеме бар нәрсәне колачлый, бар нәрсәнең микъдарын белә…


Яндекс.Метрика