Ноябрь 2015

Пәйгамбәребез(صلى الله عليه وسلم): “Аллаһ Тәгалә әйтте: “Әгәр адәм баласы Минем каршыма җир тулы гөнаһлары белән кайтса. Ләкин, Миннән башка һичкемгә дә гыйбадәт кылмаган булса, Мин аны җир тулы мәгъфирәтем (гафу итүем) белән каршы алырмын,” – диде (Имам Мөслим риваяте). Раббым безгә бер Үзенә генә...

Дәвамын укырга

Балыкка  су, йөрәккә  Раббысын искә алу кирәк.

Кешенең тәне ризыктан, балык судан башка яши алмаган кебек, кешенең йөрәге дә ризык сорый. Йөрәкнең ризыгы –  Аллаһыны күбрәк искә алу. Раббысын искә алмаучы йөрәк хәлсезләнә, авыруга сабыша һәм ахыр чиктә вафат була. Үлгән йөрәк сизми, ишетми. Шатлык килгәндә шатлана белми. Пәйгамбәребез (صلى الله عليه...

Дәвамын укырга

Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте – доганың дәрәҗәсе хакында.

Сөекле пәйгамбәребез дога кылуның иң камил үрнәге булды. Үзенең сәхабәләренә дә доганың фазыйләтләре, татлы җимешләре, чиксез фадалары турында еш сөйли иде. Сәхабәләр буыны пәйгамбәрдән олуг дәресләрне кабул иттеләр, үз тормышларында кулландылар һәм бу бөек мирасны үзләреннән соң киләчәк буыннарга да чәчми-түкми тапшырдылар.

Дәвамын укырга

Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре.

Дога сүзенед төп мәгьнәсе чакыру дигәнне аңлата. Дога гыйбадәте белән бәндә үзен юктан бар итүче Раббысына мөраҗәгать итә, Аны ярдәмгә чакыра, Аннан үз хәҗәтләрен сорый, Аңа ялвара, Галәмнәр Хуҗасы каршында үзенең фәкыйрьлек-мескенлеген тануын күрсәтә.

Дәвамын укырга

Беренче дәрес:  Кереш өлеш.

Адәм баласы кайвакыт, үзен  бик көчле дип уйласа да, иблис “син көчле” дип вәсвәсә кылып торса да кеше табигате белән бик зәгыйфь зат. Бары тик Аллаһы Тәгалә генә һәрдаим көч-куәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә.

Дәвамын укырга

“… кечкенә булса да, давамлы гамәл”.

Аллаһ Тәгалә без кешеләрне юктан бар кылды.  Үзе белән бәндәсе арасында даими элемтә, бәйләнеш булдырды. Иман иясе һәр заман вә һәр урында Аллаһ Тәгалә белән тыгыз элемтәдә яши. Мәчеттә дә, өйдә дә, заводта да кырда да, базарда да кибеттә дә, гыйнвар ае, февральда да, рамазан...

Дәвамын укырга

        Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә – гыйлемдер. Гыйлем дәрәҗәсе ныклы дәрәҗә булып, аның үз иясеннән аерылып китү куркынычы булмас. Гыйлем – икеләнү вакытында юлдаш, аулакта иптәш, дошманнарга каршы торачак ышанычлы бер корал булыр.    ...

Дәвамын укырга

Уникенче дәрес: Ир хаклары.

Җәннәт капкалары. Аллаһ безгә савап җыеп, җәннәт бакчаларына керү өчен күп мөмкинлекләр бирә. Җәннәтләрнең башында киң капкалары тора. Һәр изгелекнең үз капкасы бар, кем кайсы изгелектә алга китсә, җәннәткә дә шунысыннан керә.

Дәвамын укырга